[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның шигыре. Шаул, Давытны үтермәкче булып, аның йортын күзәтер өчен кешеләр җибәргән вакытка мөнәсәбәтле.
[2] И Аллам, коткар мине дошманнарымнан, миңа каршы аякланучылардан азат ит!
[3] Явызлык кылучылардан коткар мине, канга сусаучылар кулыннан йолып ал!
[4] Юкса күр, Раббым: залим бәндәләр мине сагалый, үтерергә ниятләп, миңа каршы фетнә оештыра, гәрчә җинаять вә гөнаһ кылмасам да;
[5] гаебем булмаса да, һөҗүм итәргә ашкына алар. Кузгал, миңа ярдәмеңне юлла, хәлемне күр!
[6] Әй Күкләр Хуҗасы Раббы Алла, әй Исраил Алласы, уян! Халыкларның барчасын җәзага тарт! Явыз хыянәтчеләрнең берсен дә аяма!
[7] Кичләрен алар әйләнеп кайтып, этләр кебек, шәһәр буйлап улашып йөриләр.
[8] Күр, нинди генә сүзләр ургылмый авызларыннан, телләре үткен кылыч кебек, «Кем ишетә безне?!» – дип уйлый алар.
[9] Әмма Син, Раббы, алардан көләчәксең әле, мәсхәрәгә калдырачаксың әле халыкларны!
[10] Көч-куәтем – Синдер, Сиңа сыгынамын, чөнки Аллаһы – минем ныгытмам!
[11] Мәрхәмәт кылучы Аллаһы миңа ярдәмгә килер, дошманымның җиңелүен миңа Үзе күрсәтер.
[12] Бу сабак халкым хәтереннән җуелмасын өчен, дошманнарны капыл үтермә. Син аларны кодрәтең белән таратып туздыр, күтәреп ор, и Хуҗа, и калканыбыз!
[13] Аларның телләрендә гөнаһлы сүзләр, шуңа күрә тәкәбберлекләре алар өчен тозакка әйләнсен! Ләгънәт-каргышлары, сөйләгән ялганнары өчен,
[14] Син аларны дәһшәтең белән кырып ташла – дөньяда эзләре калмаслык булсын! Шунда җир читенәчә хәбәр таралыр: Ягъкуб нәселе белән Аллаһы Үзе идарә итә.
[15] Кичләрен алар әйләнеп кайтып, этләр кебек, шәһәр буйлап улашып йөриләр.
[16] Ашар өчен азык эзлиләр, туймасалар, шыңшырга тотыналар.
[17] Мин исә кодрәтеңә җыр җырлармын! Иртә таңда сөенә-сөенә мәрхәмәтеңне данлармын! Син бит минем ныгытмам, афәт килгәндә, сыену урыным булдың.
[18] Кодрәтем чыганагы – Синдер! Сиңа мәдхияләр җырлыймын! Аллаһы – минем ныгытмам, мәрхәмәт кылучы Аллаһы Ул!