Skip to content
Opens in a new window

[1] Әгәр өйне Раббы салдырмаса, төзүчеләрнең хезмәте заяга булыр; әгәр шәһәр-каланы Раббы сакламаса, сакчының уяулыгы бушка китәр.

[2] Файдасыздыр сезнең иртә таңнан торуыгыз, кичен соңлап ятуыгыз, михнәт белән икмәк табуыгыз. Үзенең газизләренә Раббы йоклаган чакларында да ихтыяҗларына күрә биреп торыр.

[3] Балалар – Раббы насыйп иткән мирас, карын җимеше – Раббыдан бүләк.

[4] Яшьлектә туган угыллар баһадирның кулындагы уклар кебек.

[5] Шулар белән садагын тутырган кеше бәхетледер! Шәһәр капкасы янында дошманын очратканда оятка калмас ул.

Зәбур — Chapters