Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббым, миңа дәгъва кылучылар белән Үзең дәгъвалаш! Миңа каршы көрәшүчеләр белән Үзең көрәш!

[2] Көбә вә калканыңны ал да миңа ярдәмгә ашык!

[3] Кылычыңны чыгар, сөңге вә айбалтаңны әзер тот, «Мин – синең Коткаручың!» диген!

[4] Җаныма каныгучылар рисвай булып оятка калсыннар, миңа каршы мәкер коручылар хурланып кире чигенсеннәр!

[5] Җил очырган кибәк сыман тузгысыннар, ә Раббының фәрештәсе артларыннан кусын!

[6] Караңгы вә тайгак булсын йөрер сукмаклары, ә Раббының фәрештәсе эзәрлекләсен үзләрен!

[7] Чөнки алар һичбер сәбәпсез яшерен ау кордылар, җанымны кыяр өчен, миңа чокыр казыдылар.

[8] Көтмәгәндә афәт килсен башларына, яшерен ауларына үзләре эләксен, чокырга төшеп, һәлакәтне шунда тапсын!

[9] Шулчак җаным Раббыдан разый булып куаныр, котылу биргәне өчен, бәхеткә төренер.

[10] Минем һәрбер сөягем: «И Раббым, Сиңа тиң тагын кем бар?! Бичара мазлумны Син көчленең кулыннан, фәкыйрь-юксылны талаучыдан коткарасың!» – дип әйтер.

[11] Рәхимсезләр миңа каршы ялган шаһитлык итәләр, белмәгәннәрем турында сораулар биреп йөдәтәләр,

[12] яхшылыгыма каршы явызлык эшлиләр – җаным мескен бер ятим булып калды.

[13] Ә мин бит хаста чакларында, тупас тукымага төренеп, аларга исәнлек теләп уразалар тоттым (алдасам, догаларым кабул булмасын!),

[14] кардәш йә дус өчен кайгыргандай борчылып йөрдем, анасын югалткан угыл кебек, башым түбән салып хәсрәт кичердем.

[15] Әмма мин егылгач, алар җыйнаулашып көлделәр, бергә тупланып миңа каршы һөҗүм иттеләр.

[16] Денсезләр кебек миннән мыскыллап көлделәр, ачу белән тешләрен шыкырдаттылар.

[17] И Раббым, кайчангача читтән күзәтүче генә булырсың икән? Сакла мине шулар каныгуыннан, хәятемне шул арысланнардан йолып ал!

[18] Шулчак бөек җыенда Сиңа рәхмәтләр укырмын, күп санлы халкың арасында дан җырлармын!

[19] Тиктомалдан мине дошман күрүчеләр тантана ясап сөенмәсеннәр, бер-беренә күз кысышып йөрмәсеннәр!

[20] Алар иминлекне яклап сүз әйтмәсләр, киресенчә, җирдә тыныч-имин яшәгәннәргә каршы хәйлә-мәкер корып көн күрерләр.

[21] Минем алда авызларын шәрран ачып: «Һа, үз күзебез белән күрдек нәрсә кылганыңны!» – диярләр.

[22] Син барысын да күрдең, Раббым, – дәшми калма! И Раббым, миннән ераклашма!

[23] Кузгал, уян, хак дәгъвамны яклап ярдәмгә кил, и Аллам минем, Хуҗа-Хакимем!

[24] Хаклыгың белән акла мине, и Раббы Аллам! Минем өстән тантана итмәсәче алар!

[25] «Әһә, безнеңчә булды!» диеп, эчтән куанып йөрмәсеннәр, «Аның башына җиттек!» димәсеннәр!

[26] Оятка калсыннар, рисвай булсыннар авыр хәлемне күреп сөенүчеләр, үзләрен миннән өстен куючылар хурлыкка төшсеннәр!

[27] Минем аклануны теләүчеләр исә шатлык вә куаныч татысыннар, һәрчак: «Колына иминлек теләгән Раббы бөектер!» – дисеннәр.

[28] Ә мин Синең хаклыгыңны телемнән төшермәм, Сиңа мактау сүзләремне көн дә яудырырмын.

Зәбур — Chapters