Skip to content
Opens in a new window

[1] Игелеге өчен Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек!

[2] Аллаларның Алласына мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[3] Хуҗаларның Хуҗасына мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[4] Бөек могҗизалар тудыручы бердәнбер Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[5] Күкне осталарча бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[6] Сулар өстенә коры җирне урнаштырган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[7] Бөек яктырткычларны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[8] Көннең идарәчесе кояшны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[9] Төннең идарәчесе ай вә йолдызларны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[10] Мисырда беренче булып туган җан ияләрен юк иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[11] Көчле кул-беләкле Раббыга, Үз халкын Мисырдан алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[13] Камышлы диңгезне урталай ярган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[14] Исраилне диңгез аша алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[15] Фиргавенне һәм аның гаскәрен диңгезгә батырган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[16] Үз халкын чүл аша алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[17] Бөек патшаларны җиңгән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[18] Көчле патшаларның җаннарын кыйган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[19] Амориләр патшасы Сихонны тар-мар иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[20] Башан патшасы Огны тар-мар иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[21] Аларның җирен Үз халкына – колы Исраилгә милек итеп биргән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[23] Җәберләнгән көннәребездә Ул безне искә төшерде, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[24] Безне дошманнарыбыз кулыннан коткарды, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[25] Бөтен җан ияләрен ризыкландыра Ул, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.

[26] Күкләр Алласына мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек!

Зәбур — Chapters