Skip to content
Opens in a new window

[1] Яңа бер җыр җырлагыз Раббыга! Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыга җыр җырлагыз!

[2] Җырлап, Раббының исеменә мактау-шөкерләр яудырыгыз! «Ул – Коткаручы!» – дип көн дә сөйләгез!

[3] Халыкларга – Аның дан-шөһрәтен, бөтен кавемнәргә могҗизалы эшләрен белдерегез!

[4] Чөнки Раббы бөек һәм мактауга лаектыр, илаһларның барысыннан дәһшәтледер.

[5] Мәҗүси кавемнәрнең бар илаһлары фәкать сыннар гына, Раббы исә күкләрне бар иткән Зат.

[6] Дан вә бөеклек Аның хозурында, көч вә гүзәллек изге йортындадыр.

[7] Әй халыклар, барча-барчагыз Раббыны олуглагыз! Аның дан-шөһрәтен, кодрәтен олуглагыз!

[8] Аның шанлы исемен данга күмегез! Корбанлык малыгызны алып, Аның ихатасына килегез.

[9] Аның мәһабәт изгелеге алдында баш иегез. Бөтен җир йөзе тетрәнсен каршысында!

[10] Халыкларга игълан итегез: «Раббы – патша!» – диегез. Дөньяның нигезе какшамас итеп нык корылган. Раббы халыкларны гадел хөкем итәчәк!

[11] Куанышсын күкләр, җир йөзе тантана итсен! Дулкынланып шауласын диңгез сулары вә андагы бар нәрсә!

[12] Шатлансын кыр-далалар вә андагы бар нәрсә, урмандагы бар агачлар сөенечкә уралсын

[13] Раббы каршында! Чөнки Ул киләчәк, җир йөзен хөкем итәргә киләчәк. Дөньяны Ул Үзенең хаклыгына, халыкларны тугрылыгына таянып хөкем итәчәк.

Зәбур — Chapters