[1] Корах угылларының җыр-мәдхиясе.
[2] Раббы – олуг Зат! Бөек данлауга лаек Ул мөкатдәс тавында, Аллабыз шәһәрендә.
[3] Гүзәл Сион тавы, Сапон тавы кебек, – бөтен җир йөзенең шатлыгы; шундадыр бөек патшаның шәһәре.
[4] Шәһәрнең кальгаларында Аллаһы Үзен бөек яклаучы итеп танытты.
[5] Менә, җир йөзенең патшалары, җыелып, шәһәргә һөҗүм итәргә килделәр.
[6] Әмма аны күргәч, таң калып, каушап-аптырап, качу ягын эзли башладылар;
[7] тулгак тоткан хатын кебек, тирән куркуга калдылар.
[8] Син аларны, көнчыгыштан искән көчле җилләр Таршиш көймәләрен пыран-заран китергәндәй, туздырып ташладың.
[9] Ишеткәннәребезне Күкләр Хуҗасы Раббының – Аллабызның шәһәрендә үз күзебез белән күрдек; бу шәһәрне Ул мәңгегә корган.
[10] И Аллаһы, гыйбадәт йортың эчендә без Синең мәрхәмәтеңне искә алып уйланабыз.
[11] Исемең кебек, и Аллаһы, Синең дан-шөһрәтең дә җир өстенең чикләренә кадәр таралган. Хаклык белән тулы Синең Уң кулың!
[12] Синең хөкем-карарларыңнан Сион тавы да, Яһүдә калалары да шатлык-сөенечләр кичерсен!
[13] Сион тирәли әйләнеп, манараларын санап чыгыгыз,
[14] диварларына игътибар итегез, кальгаларын күзәтегез – киләчәк буыннарга сөйләр сүзегез булыр:
[15] «Ошбу Аллаһы – безнең мәңгелек Аллабыз, гомер бакый безнең юл күрсәтүчебез!»