[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә гөле» көенә. Давытның мәдхиясе.
[2] И Аллаһы, коткар мине! Сулар муеныма хәтле җитте.
[3] Мин тирән сазлыкка кереп баттым, аягыма басар җир юк. Тирән суларга юлыктым, агымы бөтереп алып китә.
[4] Ялвару-инәлүләремнән хәлем төкәнде, тамагым корып кипте; Аллаһының килүен көтеп, күзләремнең нуры сүнде.
[5] Нахактан миңа ачу тотучылар башымдагы чәч бөртегеннән дә күбәйде; сәбәпсезгә эзәрлекләүче дошманнарым чиктән ашты, мин алмаганны алар миннән таләп итәләр.
[6] И Аллаһы, минем акылсыз эшләремне Син беләсең, гөнаһларым Синнән яшерен түгел.
[7] И Хаким, и Күкләр Хуҗасы Раббы, Сиңа өмет баглаучылар минем аркада оятка калмасын! И Исраил Алласы, Сиңа йөз тотканнар хурлык кичермәсен!
[8] Чөнки мин, Синең хакыңны яклаганга, хәкарәтләр күрәм, шулардан йөземне хурлык каплады.
[9] Кардәшләрем, үз анамның угыллары өчен мин чит-ят бер кешегә әверелдем.
[10] Чөнки йортың өчен җан атып көям мин, Сине хурлаучыларның хурлау ачысын үз өстемә алам.
[11] Башымны кече итеп ураза тотсам, бу да миңа гаеп санала.
[12] Таза киемемне салып, тупас тукымага төренсәм, көлкегә күтәрәләр.
[13] Капка мәйданына җыелышып утыручылар барысы минем хакта гайбәт чәйни, шәраб эчүчеләр, такмаклар әйтеп, мине хурлый.
[14] Әмма минем догам бары Сиңа, и Раббым! Мәгъкуль чагыңда, и Аллам, чиксез мәрхәмәтең белән миңа җавап бир, тугрылыгыңны күрсәтеп коткар мине!
[15] Мине баткаклыктан тартып чыгар, батып һәлак булуыма юл куйма! Нәфрәтле бәндәләрдән, тирән сулардан мине котылдыр, саклап кал!
[16] Ургылып аккан сулар мине алып китмәсен, төпсез упкын, үзенә суырып алып, башымнан капламасын!
[17] Җавап бир миңа, Раббым, чөнки мәрхәмәтең чиксездер. Олуг рәхим-шәфкатең белән миңа таба борыл!
[18] Колыңнан йөзеңне яшермә, чөнки хафада мин. Тизрәк җавабыңны бир!
[19] Якынай миңа, җанымны азат ит, дошманнарым коткысыннан йолып ал!
[20] Мине ничек хурлауларын, мине ничек мәсхәрә итүләрен Син беләсең – миңа каныгучылар барысы да күз алдыңда.
[21] Хәкарәтләр йөрәгемә күп җәрәхәт салды, хәлем тәмам төкәнде. Хәлемә керүчене көттем – булмады, юатучыны эзләдем – табылмады.
[22] Ризык урынына миңа агу ашаттылар, сусаганда, серкә эчерттеләр.
[23] Аш табыны алар өчен ау ятьмәсе, дуслары өчен тозак булсын!
[24] Күзләре караңгыланып, күрмәс булсыннар, гомер буена бөкрәеп калсыннар!
[25] Ярсу-дәһшәт яңгырыңны өсләренә яудыр, каһәрең ялкыны аларны көйдерсен!
[26] Торакларын шәрәләндер аларның, чатырларында терек җан калмасын!
[27] Чөнки Синнән инде бер җәза алган кешеләрне алар һаман эзәрлекли бирәләр, Син яра ясаганнарга тагын да яра өстиләр.
[28] Кылган гөнаһларын җыя бар, акланырлык нәрсә табылмасын үзләренә!
[29] Тормыш китабыннан сызып ташла исемнәрен, тәкъвалар белән янәшә теркәлеп йөрмәсеннәр!
[30] Мин исә бер фәкыйрьмен, җәфа чигәмен! И Аллаһы, коткарып, саклап кал мине!
[31] Исемен телгә алып, Аллаһыга җырлар багышлармын, рәхмәтләр укып, бөеклеген данлармын.
[32] Корбанлык үгездән, мөгезле-тояклы бозаудан артыграк һушландырыр Раббыны бу.
[33] Мазлумнар моны күреп куанырлар. Әй Аллаһыга йөз тотканнар, күңелегезгә дәрт керсен!
[34] Чөнки Раббы фәкыйрьләрнең догасын ишетә, тоткын халкын күз уңыннан төшерми.
[35] Әй җир вә күкләр, диңгезләр вә андагы барлык җан ияләре, Аллаһыны данлагыз!
[36] Чөнки Аллаһы Сионны азат итәчәк, Яһүдә калаларын яңадан торгызачак. Халык, шунда төпләнеп, илнең варислы хуҗаларына әвереләчәк.
[37] Аллаһы колларының балалары әлеге җирне үзенә биләмәгә алачак, Аллаһы исемен сөйгәннәр шунда яшәячәк.