Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның шигыре.

[2] Әй сез, хөкемчеләр! Һәрчак гаделме сөйләгән сүзләрегез?! Дөресме кешеләрне хөкем итәсез?!

[3] Күңелегез үк хаксыз эшкә тартым сезнең, кулларыгыз җәбер-золым чәчә җир йөзенә.

[4] Тумыштан ук дөрес юлдан тайпыла яманнар, тумыштан ук алдаша ялган сөйләүчеләр.

[5] Маһир әфсенләүчене ишетмәс өчен, колагын каплаган кара елан агуыдай зәһәрдер аларның агуы.

[7] И Аллаһы, кырып ташла Син аларның авызындагы тешләрен, җимер теш казналарын ул арысланнарның!

[8] Агып киткән су кебек юк булсыннар, уклары урталай сынсын җәя киергәндә.

[9] Корып кипкән әкәм-төкәм сыман һәлак булсыннар, үле туган бала кебек, кояш йөзен күрмәсеннәр.

[10] Учакка салыр өчен әзерләнгән, тик Аллаһы бөтереп җилгә очырган тигәнәк кебек булсыннар.

[11] Үч алынганны күреп, тәкъва кеше сөенеч тояр, яманның канында аяк табаннарын чылатыр.

[12] Шулчак кешеләр әйтерләр: «Тәкъва инсан әҗерсез калмас! Бардыр җир йөзендә хөкем итүче Аллаһы!» – диярләр.

Зәбур — Chapters