[1] «Раббы йортына сәфәр кылабыз!» – дигән хәбәр килеп ирешкәч, мине сөенеч биләп алды.
[2] Менә, аякларыбыз синең ихатаңда, әй Иерусалим!
[3] Диварларың бер-берсенә ялганып төзелгәндер синең.
[4] Раббыга мактау-шөкерләр яудырыр өчен, Раббы халкы, Исраил кануны буенча, ыруг-ыруг булып бирегә сәфәр кыла.
[5] Мәхкәмә тәхетләре, Давыт нәселе тәхетләре шунда урнашкан.
[6] Иерусалимгә иминлек теләгез: «Сине сөючеләргә бәхет иңсен!
[7] Диварларың эчендә тынычлык булсын, кальгаларың хәвефсез яшәсен!»
[8] Кардәшләрем, дусларым хакына мин сиңа: «Имин яшә!» – димен;
[9] Раббы Аллабызның йорты хакына: «Игелек күр!» – димен.
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150