Skip to content
Opens in a new window

[1] Килегез, сөенечле җырлар җырлыйк Раббыга, коткаручы Кыяташыбызга шатланышып җырлыйк!

[2] Рәхмәтләребезне белдерергә хозурына ашыгыйк, Аңа шатлыклы җырларыбызны багышлыйк!

[3] Чөнки Раббы – бөек Аллаһыдыр, барлык илаһлардан өстен торучы олуг патшадыр!

[4] Җирдәге тирән упкыннар Аның кулында, биек тау түбәләре дә Аның кул астында.

[5] Диңгез Аныкы, чөнки аны Ул яратты, коры җирне дә Аның куллары бар итте.

[6] Килегез, баш иеп сәҗдә кылыйк каршысында, иҗатчыбыз Раббы алдында тез чүгик!

[7] Чөнки Ул – безнең Аллабыз, без исә – Аның кул астындагы халык, Аның утлавындагы сарыклар. Бүген Аның тавышына колак салсагыз иде:

[8] «Мерибадагы кебек – теге чакны чүлдә, Массаһтагы кебек – ата-бабаларыгыздай каты күңелле булмагыз. Эшләгән эш-гамәлләремне күрә торып, алар анда Мине сынадылар, тикшереп карадылар.

[10] Кырык ел буена Мин ул буыннан йөземне яшердем: „Болар – күңелләре адашкан халык, Минем хак юлымны белмиләр“, – дидем.

[11] Шул сәбәпле ачулы хәлемдә ант иттем: „Алар Минем тыныч-имин урыныма кермәячәк!“ – дидем».

Зәбур — Chapters