Skip to content
Opens in a new window

[1] Бәхетледер кеше, әгәр җинаятьләре кичерелсә, кылган гөнаһлары ярлыкау тапса!

[2] Бәхетледер, гаеп эшләрен Раббы гафу итсә, күңеле эчкерсез, хәйләсез булса!

[3] Гөнаһымны икърар итмәгән чагымда, көннәр буе аһ-ваһ килеп йөрдем, коры сөяк булып калды зәгыйфь тәнем.

[4] Көндезен дә, төнен дә тоттың Син өстемә салган авыр кулыңны; җәйге челләдә бар нәрсә корыган кебек, дәрман-көчем тәмам төкәнеп калды.

[5] Шуннан мин гөнаһымны Сиңа ачып бирдем, гаеп эшемне яшермәдем, «Кылган җинаятьләремне Раббы алдында икърар итәм!» – дидем, һәм Син минем гөнаһымны кичердең.

[6] Шулай, һәр тугры колың, мөмкинлеге бар чакта, Сиңа дога кылсын; шулчак ташыган дәрья сулары да колыңа барып җитмәячәк.

[7] Син – минем сыену урыным, мине кайгылардан аралыйсың, шатлыклы котылу авазларына күмәсең.

[8] Раббы әйтә: «Сезгә акыл өйрәтермен, барыр юлыңны күрсәтермен, киңәш-мәслихәтемне бирермен, һәрчак күз уңымда тотармын.

[9] Ат яки качыр кебек аңсыз булмагыз, аларны тыңлатыр өчен йөгән һәм авызлык кирәк, юкса алар сиңа буйсынмаслар».

[10] Яманның кайгы-хәсрәте күп булыр, Раббыга өмет иткәнне исә Аның мәрхәмәте чолгап торыр.

[11] Тәкъвалар өчен Раббы куаныч вә шатлык чыганагы булсын! Күңеле саф адәмнәр сөенечләр эчендә тантана итсен!

Зәбур — Chapters