[1] Шатланышып Аллаһыны мактагыз, әй бөтен җир йөзе әһелләре!
[2] Аның исемен данлап җырлагыз, шөһрәтенә мактау яудырыгыз!
[3] Әйтегез Аллаһыга: «Кылган гамәлләрең никадәр дәһшәтле! Көч-кодрәтеңнең чиге юк! Каршыңда дошманнарың тез чүгә, – диегез. –
[4] Бөтен җир йөзе Сиңа сәҗдә кыла, Сиңа, Синең исемгә мәдхияләр җырлый».
[5] Әй, килегез, Аллаһының гамәлләрен күрегез, нинди дәһшәтле эшләр башкарды Ул адәм угыллары күз алдында:
[6] диңгезне коры җиргә әверелдерде – елганы халык җәяүләп кичте; Аның алдында куаныштык без шунда!
[7] Кодрәте белән Ул мәңге хакимлек итә, үткер күз карашы халыкларны күзәтеп тора – фетнәчеләр баш калкытырга кузгалмасыннар да!
[8] Әй халыклар, Аллабызга мактау-шөкерләр юллагыз, мактау сүзләрегез яңгырап торсын!
[9] Ул гомеребезне саклап калды, аягыбызга таеп китәргә бирмәде.
[10] Син безне сынадың, и Аллаһы, көмешне чистарткан кебек эретеп сынадың.
[11] Безне ау ятьмәләренә керттең, җилкәбезгә авыр йөкләр күтәрттең,
[12] адәми затны баш өстебезгә менгердең, безне утлар, сулар аша уздырдың, әмма соңра безне иреккә чыгардың.
[13] Корбаннар яндырырга йортыңа килермен, казалы чагымда иреннәремнән түгелгән, телемнән төшкән нәзерләремне Синең алда үтәрмен;
[15] корбанлыкка тук-симез мал, үгез бозау, кәҗә тәкәсе китерермен, кучкар маен көйрәтермен.
[16] Әй сезләр, Аллаһыдан куркучы вә Аны хөрмәт итүчеләр, тыңлагыз! Аллаһының минем хакка кылган изге эшләрен бәян итәмен.
[17] Үз авызым белән чакырып дәштем мин Аңа, телемнән Аны күкләргә күтәреп мактадым.
[18] Күңелемдә берәр яман уй саклаган булсам, Раббы минем ялваруымны ишетер идеме соң?!
[19] Әмма Аллаһы мине ишетте, догам авазларына колак салды.
[20] Аллаһыга мактау-шөкерләр яусын! – Ул минем догамны кире какмады, мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәде.