[1] Хактыр: Аллаһы Исраил халкына – күңеле саф кешеләргә игелекледер!
[2] Минем чак кына аякларым сөрлекмичә, табаннарым таймыйча калган иде:
[3] яманнарның муллыкта яшәвен күреп, мин ул тәкәббер кешеләргә көнләшеп карадым.
[4] Алар көчле, егәрле, үлгәнче хаста күрмиләр.
[5] Кешеләр эшендә гамь йөртмиләр, алар кебек иза чикмиләр.
[6] Шунлыктан аларны, зиннәтле муенса сыман, тәкәбберлек, горурлык чолгап алган, дорфалык исә алар өчен өс киеме кебек.
[7] Йөз-күзләрен май баскан аларның, йөрәкләре ахмак ниятләр белән тулы.
[8] Мыскыллап, нәфрәт чәчеп сөйләшерләр, эреләнеп, кешегә янарлар,
[9] күккә карап, дәгъва белдерерләр, буш сүз белән җир йөзен тутырырлар.
[10] Халык та алар ягына авыша бара, сүзләрен су урынына эчә.
[11] Әйтерләр яманнар: «Аллаһы каян белер икән?! Аллаһы Тәгалә ничек белер икән?!»
[12] Менә шундый ул яман бәндәләр: байлыкларын арттырып, дөньяда ваемсыз яшиләр.
[13] «Көн саен газап чигеп, һәр иртә җәза күреп, юкка гына йөрәгемне мин пакь тоттым һәм кулларымны, гаепсезмен дип, чисталап юдым».
[15] Әгәр шулай уйлаган булсам, мин Синең халкың каршында хыянәтче булыр идем.
[16] Бу хакта мин күп уйландым, әмма барыбер төшенә алмадым.
[17] Аллаһының мөкатдәс ханәсенә кергәч кенә, яманнарны нәрсә көткәнен ачык аңладым.
[18] Әйе! Тайгак юлга бастырасың Син аларны, һәлакәткә дучар итәсең.
[19] Алар көтмәгәндә, кисәк кенә юк булалар, дәһшәт эчендәдер аларның азагы.
[20] Уянгач онытылган төш кебек ул яманнар: Син кузгалуга, и Хуҗа-Хаким, алар күздән югалырлар.
[21] Йөрәгем уттай янган, бөтен эчем әрнеп сызлаган
[22] ул заманнарда миңа акыл җитмәгән; каршыңда мәхлук бер хайван кебек, белексез, аңсыз булганмын мин.
[23] Алай да мин һәрвакыт Синең янәшәңдәдер, Син мине уң кулымнан җитәкләп йөртәсең;
[24] үгет-нәсыйхәтләрең белән миңа туры юл күрсәтәсең, мине данлы киләчәккә алып барасың.
[25] Синнән башка кемем бар минем күкләрдә?! Җир йөзендә дә миңа бүтән һичкем кирәкми!
[26] Бәдәнем вә йөрәгем хәлсезләнеп калганда да, Аллаһы – йөрәгемнең ныклыгы, миңа насыйп ителгән гомерлек өлешем.
[27] Хактыр: Синнән ераклашкан адәм һәлак булачак; Үзеңә хыянәт кылучыны Син юк итәчәксең.
[28] Аллаһыга якын булу – минем өчен бәхет ул! Хуҗа-Раббы – минем сыену урыныдыр, мин Аның бар эшләрен бәян итәмен!