[1] Мәрхәмәт вә гаделлегеңне көйгә салырмын, Сиңа мәдхия җырлармын, Раббым!
[2] Гөнаһсыз юлларны үз итәрмен. Син кайчан килерсең икән минем яныма? Күңелем сафлыгында яшәрмен үз сараемда;
[3] чирканыч нәрсәдән күзләрем ерак булыр. Кыңгыр эшләргә нәфрәтем көчле, андый эшләр миңа иш түгел.
[4] Бозыклык күңелемнән ерак торыр, явызлыкны мин тирәмә якын китермәм.
[5] Якынына астыртын яла ягучының авызын томалармын, өстән генә караучы тәкәбберне түзеп тормам.
[6] Илдәге тугры кешеләр – менә шундыйлар минем күз уңымда, алар минем янда яшәячәк, гөнаһсыз юлда йөрүчеләр генә миңа хезмәт итәчәк.
[7] Мәкерле бәндә минем өемдә утырмас, ялган сөйләүчене күз алдымда тотмам.
[8] Илдәге яманнарны һәр иртәдә юк кылырмын, Раббы каласын барча бозыклардан арындырырмын.