Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның җыр-мәдхиясе.

[2] И Аллаһы, Сион тавында яңгыраган мактау сүзләре – Сиңадыр; әйткән нәзерләребез Синең алда үтәлсен!

[3] Син – дога сүзләрен ишетүчедер! Бар кеше Синең каршыңа килер.

[4] Гөнаһ эшләрем хәттин ашты, әмма Синдер безнең гөнаһларны ярлыкаучы.

[5] Бәхетледер фәкать шул кеше, кайсын Син, сайлап, Үз хозурыңа якынайтасың – ишегалларыңда яшәтәсең. Йортыңның – мөкатдәс ханәңнең игелекләрен безгә насыйп итсәң иде.

[6] И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз! Дәһшәтле эшләрең белән Син безгә җавап бирәсең – коткарасың безне. Җир йөзенең төрле почмагында, ерак диңгез артларында яшәүчеләрнең бар өмете фәкать Синдәдер.

[7] Көч-кодрәтең белән билеңне буып, Син тауларны үрә торгыздың.

[8] Диңгезләр гөрелтесен, дулкыннар шавын, халыклар фетнәсен бастыручы – Син ул!

[9] Дөньяның кырый-чикләрендә яшәүчеләр Синең илаһи галәмәтләреңне күреп курку кичерер, көнчыгыш тарафтан көнбатышкача халыклар Сиңа сөенечле җырларын җырлар.

[10] Син, җирне кайгыртып, аның сусавын басасың, бәрәкәтен арттырасың – Аллаһының дәрьясы суга мулдыр; игеннәрне үстерергә җирне әзерләп куясың:

[11] буразна араларына су агызасың, туфракның кантарларын тигезлисең, яңгыр сулары белән җирне йомшартып, үсентеләргә фатихаңны бирәсең.

[12] Елны шулай бай уңыш белән төгәллисең: эзең төшкән һәр җирдә муллык ташып тора,

[13] сахрадагы көтүлекләр яшеллеккә күмелә, калкулыклар сөенечкә төренә,

[14] утлап йөргән терлек белән болыннар чуарлана, үзәннәр иген белән каплана – тирә-якта бөтен нәрсә тантана итә, җыр суза.

Зәбур — Chapters