Skip to content
Opens in a new window

[1] Җир һәм андагы бар нәрсә Раббыныкы, Аныкыдыр җиһан һәм бар тереклек дөньясы.

[2] Җирне Ул диңгезләр өстенә корды, агым сулар өстенә урнаштырды.

[3] Раббы тавына менәргә кем лаек?! Мөкатдәс урынында Аның кем тора алыр?!

[4] Куллары чиста, йөрәге пакь, күңеле ялганга берекмәгән, анты хәйләсез булган адәмнәр

[5] Раббының фатихасын алыр, коткаручы Алласы тарафыннан акланыр.

[6] Менә шундый ул – Раббыны эзләүче, Ягъкуб Алласы хозурына килүче токым.

[7] Әй капкалар, ачылыгыз! Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар! Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!

[8] Кем ул шөһрәтле патша? Көчле вә кодрәтле Раббы, сугышта җиңүчән Раббы ул!

[9] Әй капкалар, ачылыгыз! Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар! Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!

[10] Кем ул шөһрәтле патша? Күкләр Хуҗасы Раббы Үзедер! Шөһрәтле патша Улдыр!

Зәбур — Chapters