[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
[2] Юксыл-мескенне кайгыртучы бәхетледер! Казалы көнендә Раббы аны коткарып калыр,
[3] саклар, яшәтер аны; ил-җирендә бәхетле булыр ул; Раббы аны дошманы иркенә бирмәс,
[4] хасталы чагында аны карап-багар, савыктырып, түшәгеннән күтәрер.
[5] Мин әйттем: «И Раббым, кызган мине, шифа бир, чөнки Синең алда мин гөнаһ кылдым».
[6] Дошманнарым, ачы телләнеп, минем хакта: «Дөмегеп, кайчан исеме онытылыр?» – диләр.
[7] Берәрсе мине күрергә дип килсә, ялган сөйли, күңелендә бозык уйлар җыя, аннан, урамга чыккач, гайбәт таратып йөри.
[8] Миңа нәфрәт саклаучылар һәммәсе, үзара чыш-пыш килеп, миңа каршы мәкер коралар.
[9] «Аның башына бер чир ябышкан, ятагыннан бүтән тора алмас!» – диләр.
[10] Икмәгемне бүлешкән ышанычлы дустым да миңа каршы баш күтәрде.
[11] Әмма Син, Раббым, кызганып, мине аякка бастыр, алардан үчне мин үзем алырмын.
[12] Әгәренки дошманым өстен чыгып тантана итмәсә, шулчак, димәк, миннән разый икәнеңне белермен.
[13] Гаепсез булганыма Син мине сакларсың, һәрчак күз алдыңда тотарсың.
[14] Исраилнең Раббы Алласына әзәлдән мәңгелеккәчә мактау-шөкерләр яусын! Амин, амин!