[1] Раббы – патшадыр! Мәһабәтлеккә төренгән Ул, билен кодрәт путасы белән буган, дөньяны какшамаслык итеп нык корган.
[2] Тәхетең Синең – әзәлдән, Син Үзең дә әзәлдәндер!
[3] Дәрьялар шаулый-гөрли, и Раббы, дәрьялар шаулап гөрелди, дулкыннарын югары чөя.
[4] Әмма биектәге Раббы дәрья-диңгез гөрелтесеннән, ярсулы сулар ташкыныннан күп мәртәбә көчлерәк.
[5] Синең күрсәтмәләрең, и Раббы, ышанычлы! Изгелек – йортыңның мәңгелек бизәгедер!
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150