Skip to content
Opens in a new window

[1] Сион искә төшкәндә, без Бабилдәге елгалар буена утырып елый идек.

[2] Елга буендагы тал ботакларына гөсләләребезне элеп куя идек.

[3] Чөнки безне әсир иткән кешеләр бездән җыр сорар иде, залимнәребез күңел ачмак булып: «Сион җырларының берсен җырлагыз әле», – дип йөдәтер иде.

[4] Раббыга багышланган җырларны чит җирдә ничек җырламак кирәк?!

[5] Әй Иерусалим, әгәр сине онытсам, минем уң кулым корысын!

[6] Сине, Иерусалим, онытсам, сине шатлык-сөенечләремнең башына куймасам, телем аңкавыма ябышсын!

[7] И Раббы, Иерусалим җиңелгән көндә Эдом угылларының: «Җимер, нигезенә кадәр җимерегез аны!» – дип кычкыруларын исеңә төшер.

[8] Әй син, җимереләсе Бабил-кыз! Безгә ни кылсаң, үчен сиңа кайтарасы кеше бәхетледер!

[9] Бәхетледер сабыйларыңны тотып ташка бәрәсе кеше!

Зәбур — Chapters