Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббыга өмет баглаган кеше Сион тавы кебек: какшамас ул, гомер бакый нык булыр.

[2] Иерусалимне таулар әйләндереп алгандай, Үзенең халкы тирәли Раббы мәңге сакта тора.

[3] Тәкъвалар җирендә яманнар хакимлек итмәсләр, югыйсә тәкъваларның кулы да нахак эшкә сузылыр.

[4] И Раббы, игелек кыл Син күңеле саф, игелекле бәндәләргә!

[5] Кыек юлдан йөрүчеләрне исә, Раббы, бозыклык кылучылар белән бергә олактыр. Исраилгә иминлек насыйп булсын!

Зәбур — Chapters