[1] Исраил хөкемдары Давыт углы Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре
[2] зирәклек һәм нәсыйхәтнең асылын танып белергә, акыл көченең хикмәтле мәгънәләрен аңларга;
[3] акыллы гамәл-хәрәкәтләрнең, тәкъвалык, гаделлек, намуслылыкның кагыйдәләрен үзләштерергә;
[4] гади кешегә – тапкыр булырга, яшь кешегә гыйлемдә һәм эш-гамәлдә үзенең сәләтен үстерергә ярдәм итәр.
[5] Зирәк кеше, боларны тыңлап, белемен киңәйтер, аңлы кеше акыллы гамәлләр табар
[6] һәм дә бу гыйбрәтле вә хикмәтле сүзләрнең, зирәк затлар әйткән бу тәгъбирләрнең серләренә төшенер.
[7] Гыйлемнең башы – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; зирәклекне һәм киңәш-нәсыйхәтне фәкать ахмаклар гына хәкарәт итә.
[8] Углым! Атаң нәсыйхәтен тыңла, анаң үгетен кире какма;
[9] чөнки алар синең башыңа кидерелгән гүзәл таҗ һәм муеныңа тагылган нәфис бизәктер.
[10] Углым! Гөнаһлылар сине үз якларына аударырга тырышсалар риза булма;
[11] әгәр алар сиңа әйтсәләр: «Әйдә безнең белән, аулак җирдә тозак корып, гаепсезләрне сагалап торыйк,
[12] аларны теге дөньяга олактыргандай, тере килеш кабергә күмгәндәй, җаннарын кыйыйк та,
[13] һәртөрле мал-мөлкәтләрен алып, өйләребезне тутырыйк,
[14] шунда уртак малдан үзеңә дә өлеш чыгар», – дисәләр, аларга иярмә, сүзләрен тыңлама.
[15] Углым! Сак бул, алар белән бер юлга чыкма, алар сукмагына аяк басма;
[16] чөнки аларның аяклары явызлыкка таба чаба, кан коярга ашыга.
[17] Кошларның үз күзләре алдында аларны эләктерер өчен тозак кору – мәгънәсезлек;
[18] гөнаһлылар куйган тозак та бары аларның үз каннары коелуга, үз җаннары кыелуга гына китерәчәк.
[19] Чит кеше малына кызыккан һәркемнең юлы әнә шулай тәмамлана: комсызлыгы аны һәлак итә.
[20] Зирәклек ул үзен урам чатларында белдерә, аның авазы мәйданнарда яңгырый.
[21] Сүзләрен ул халык җыелган урыннарда, шәһәр капкалары алдында бәян итә:
[22] – Әй томана бәндәләр, кайчанга кадәр шулай беркатлы булып калырсыз?! Әй акылсызлар, кайчанга кадәр шулай ахмаклыктан тәм табарсыз?! Әй наданнар, кайчанга кадәр гыйлемне дошман итәрсез?!
[23] Гыйбрәт итеп тыңлагыз: уемдагын сезнең өскә яудырам, сүзләремне сезгә җиткерәм.
[24] Мин өндәдем, ә сез тыңламадыгыз; сезгә кулымны суздым, сез игътибар итмәдегез.
[25] Сез минем барлык мәслихәтләремне кире кактыгыз, шелтә сүзләремә колак салмадыгыз.
[26] Шуңа күрә мин дә сезнең һәлакәтле язмышыгызга көлеп карармын; давыл кебек куркынычлы афәт, өермә кебек хәтәр бәла-каза өстегезгә ябырылганда, сезне кайгы һәм кысынкылык чолгап алганда, мин дә шатланып көләрмен.
[28] Менә шул чакта мине чакырырлар, ә мин ишетмәм; мине эзләрләр, ләкин тапмаслар.
[29] Чөнки алар гыйлемне хәкарәт иттеләр һәм үзләренә Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү юлын сайламадылар;
[30] минем киңәшемне кабул итмәделәр, искәртүләремә колак салмадылар;
[31] менә шуның өчен алар үзләре сайлаган юллары һәм ниятләренең ачы җимешен татырлар.
[32] Чөнки томаналарның дуамал кирелеге, акылсызларның ваемсызлыгы аларның үзләрен һәлакәткә илтәчәк.
[33] Ә инде мине тыңлаучы, явызлыклардан курыкмыйча, хәвефсез һәм имин яшәячәк.