[1] Давытның мәдхиясе. Раббы Алла минем хакта онытмасын өчен әйтелгән.
[2] И Раббым, ачуың чыгып җәзалама мине, ярсыган чагыңда газаплама!
[3] Укларың тәнемә кадалды, авыр кулың өстемә ятты.
[4] Ачу-ярсуыңнан тәнемдә сау җирем калмады, кылган гөнаһларымнан сөякләремнең саулыгы төкәнде.
[5] Чөнки гөнаһларым башымнан ашкан, авыр йөк булып җилкәмә яткан.
[6] Акылсызлыкларым аркасында тәнемдә яралар исләнеп эренли.
[7] Бөкрәеп калдым, салынды башым, хәсрәт эчендә узадыр көннәрем.
[8] Ут булып яна эчләрем, тәнемдә сау җирем калмады.
[9] Хәлемне җуйдым, тәмам изелдем, йөрәк ачысыннан илерәмен.
[10] И Хуҗа-Хаким, бөтен теләк-өметемне Син беләсең, көрсенүләрем Сиңа яшерен түгелдер.
[11] Йөрәгем дөпелдәп тибә, егәрем тәмам төкәнде, күзләремнән нур качты.
[12] Шеш-кутырларымнан куркып, дусларым качты, күршеләр дә яныма килмәстәй булды.
[13] Җаныма каныкканнар тозак коралар, нияте явызлар миңа яныйлар, миңа каршы көн-төн хәйлә-мәкер уйлап яталар.
[14] Ә мин, чукрак кеше кебек, берни ишетмим, телсез кеше кебек, авыз ачып сүз әйтмим.
[15] Әнә шулай берни ишетмәгән, авыз ачып әйтер сүзе булмаган телсез-чукрак кешегә әйләндем.
[16] Алай да, Раббым, бар өметемне Сиңа баглыйм! И Хуҗа-Хакимем, и Аллам, Син миңа җавап бирерсең!
[17] Дога кылдым мин: «Минем өстән көлеп сөенмәсеннәр, абынганымны күреп тәкәбберләнмәсеннәр!» – дидем.
[18] Көчкә басып торам, газап-кайгыларым һәрчак күз алдымда.
[19] Гаепләремне мин таныйм, икърар итәм, гөнаһларым өчен хәсрәт чигәм.
[20] Әмма дошманнарым исән, алар көчле, сәбәпсезгә миңа нәфрәт саклаучылар күбәйгәннән-күбәя.
[21] Яхшылыгыма алар явызлык белән җавап бирә, яхшылыкка омтылганым өчен, минем өскә яла яга.
[22] Мине ташлый күрмә, и Раббым! И Аллам, миннән ераклашма!
[23] Миңа ярдәмгә ашык, и Хуҗа-Хаким, Коткаручым минем!