[1] Раббыны данлагыз! Аллабызга мәдхияләр җырлау – яхшы эштер! Никадәр ләззәтле вә килешледер Аны мактау!
[2] Раббы Иерусалимне яңадан төзи, сөрелгән Исраил халкын җыеп ала;
[3] яралы күңелләрне савыктыра, аларның яра-җәрәхәтләрен бәйли.
[4] Йолдызларны хисапта тота Ул, аларның һәркайсына исеме белән дәшә.
[5] Бөектер Хуҗа-Хакимебез вә бик кодрәтледер, гакылының чиге юктыр!
[6] Раббы мазлумнарны югары күтәрә, яман бәндәләрне исә түбән төшерә.
[7] Раббыга рәхмәт җырлары багышлагыз, гөслә кылларын чиртеп, Аллабызга мәдхияләр җырлагыз!
[8] Улдыр күкләрне болытлар белән каплаучы, җир өстенә яңгырлар яудыручы, тау битләрендә үлән үстерүче.
[9] Хайваннарга азыкны Ул бирә, җим сораган карга балаларын Ул ашата.
[10] Атның зур көченә дә, кеше аягының йөгереклегенә дә Раббының исе китмәс.
[11] Ул фәкать Үзеннән куркучыларга, мәрхәмәтенә өмет баглаучыларга илтифатын күрсәтә.