Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

[2] И Раббым, явыз кешеләрдән арала мине, залимнәр кулыннан коткар!

[3] Аларның күңелләре явыз ният белән тулган, җәнҗал куптарып йөриләр һаман.

[4] Елан кебек, телләрен үткенлиләр, күзлекле елан агуы сеңгән сүзләренә.

[5] Сакла мине, Раббым, яман бәндә кулыннан! Мине егарга теләгән залим кулыннан коткар!

[6] Тәкәбберләр яшерен ятьмә җәйделәр, ау җепләре суздылар мине тотмак булып, юлларыма тозак куйдылар.

[7] Раббыга мин әйттем: «Минем Аллам – Син! Ишет дога-гозеремне, и Раббым!» – дидем.

[8] И Хуҗа-Раббым, кодрәтле Коткаручым, сугыш көнендә Син башымнан каплап торасың.

[9] Яманнарны Син, Раббы, максатларына ирештермә, хәйлә-мәкерләре уңышка очрамасын иде баш калкыткан чакларында!

[10] Мине сырып алганнарның авызларыннан түгелгән явызлыклары үз башына төшсен,

[11] өсләренә утлы күмер яусын, ут-ялкын эченә, чокыр төбенә атылсыннар, бүтән баш калкытыр булмасыннар!

[12] Явыз телле адәм җир йөзендә ныгый алмасын, залимнең явызлыгы аның үзен һәлакәткә илтсен!

[13] Беләм ки, мазлумның дәгъвасын Раббы хәл итәр, гаделлекне дә юксылларга Ул кайтарыр.

[14] Әйе, тәкъвалар Синең исемеңә рәхмәт укырлар, саф җанлылар Синең күз алдыңда йөрерләр.

Зәбур — Chapters