[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә чәчәге. Антлашу» көенә. Асафның мәдхиясе.
[2] Әй Исраил көтүчесе, көтү көткәндәй Йосыфны әйдәп йөртүче, колак салып тыңла! Керубимнәр өстендә тәхет тотучы, күрен!
[3] Эфраим, Беньямин, Менашше алдында көчеңне күрсәт, килеп коткар безне!
[4] И Аллаһы, безне элекке хәлебезгә кайтар, нурлы йөзеңне ач – без котылыйк!
[5] И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла! Кайчангача халкың догаларына ачу тотарсың икән?
[6] Син безгә икмәк урынына күз яше ашаттың, су урынына күп итеп күз яше эчердең.
[7] Күршеләребез низагына безне сәбәпче иттең; дошманнар безне мыскыллыйлар.
[8] И Күкләр Хуҗасы Алла, безне элекке хәлебезгә кайтар, нурлы йөзеңне ач – без котылыйк!
[9] Мисырдан Син йөзем агачы алып кайттың, аны куылган халыклар җиренә утырттың;
[10] аның өчен урын әзерләдең, һәм ул, шул җирне тутырып, тамырларын җәеп җибәрде.
[11] Күләгәсе тау битләрен каплап алды, сабаклары мәгърур эрбет кәүсәсенә чорналды.
[12] Ботаклары диңгезгәчә барып җитте, тармаклары Фырат елгасына сузылды.
[13] Ник җимерттең Син бу бакчаның диварларын? Узып баручы һәркем ботагын ботарласын дипме?
[14] Кабан дуңгызлары тамырларын казып чыгара, кыр җәнлекләре сабакларын кимерә.
[15] И Күкләр Хуҗасы Алла, кире кайт безгә, күкләрдән түбәнгә карашыңны ташла! Үзең ныклык биргән угылны – уң кулың утырткан йөзем куагын кайгырт:
[17] чабып ташланган ул, утка салынган, Синең ачу-каһәрең аркасында харап ителгән.
[18] Уң ягыңда торучыга – Үзең ныклык биргән адәм углына суз ярдәм кулыңны!
[19] Шулчак без Синнән аерылмабыз! Җан өр безгә, һәм Синең исемеңне телдән төшермәбез!
[20] И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла, безне элекке хәлебезгә кайтар, нурлы йөзеңне ач – без котылыйк!