[1] Күзләремне тауларга теким: ярдәм кайдан килер икән?
[2] Күкне вә җирне яраткан Раббыдан килер миңа ярдәм!
[3] Аякларыңны юлдан тайдыртмас Ул, оеп китеп, сагында күзләрен йоммас.
[4] Исраилне Саклаучы ни оеп китмәс, ни йокламас!
[5] Сине саклаучы – Раббы Үзедер, уң ягыңдагы сакчы-күләгә – Улдыр!
[6] Көндезен – кояштан, төннәрен айдан зарар тидертмәс Ул сиңа.
[7] Һәртөрле явызлыктан саклар сине Раббы, җаныңны коткарып калыр,
[8] китешеңне дә, кайтышыңны да гомер бакый саклап торыр.
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150