[1] Чарасызлык төбеннән дәшәм Сиңа, Раббым!
[2] Инәлүемне ишет, Раббым! Дога-гозеремә колагыңны куй!
[3] Әгәр гөнаһ эшләрне теркәп барсаң, кем аяк өсте кала алыр икән, и Хуҗа-Раббым?!
[4] Син безне ярлыкыйсың, Син – дәһшәт ияседер!
[5] Мин бар җаным белән Раббыга инанып яшим, өметемне Аның сүзенә баглыйм.
[6] Каравылчылар таңны көткәннән дә, әйе, таңны көткәннән дә ашкыныбрак җаным Хуҗа-Хакимгә талпына.
[7] Әй Исраил, Раббыга өмет багла! Ул мәрхәмәтле, йолып алырга көче җитәрлек Аның!
[8] Исраилне Ул барча гаеп эшләреннән йолып алачак.
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150