Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы – патшадыр! – Калтырансын халыклар! Керубимнәр өстендәдер Аның тәхете. – Тетрәнсен җир йөзе!

[2] Сиондагы Раббы – иң югары, иң бөек, бар халыклардан өстен торучы!

[3] Бөек вә дәһшәтле исемеңне данласын алар, чөнки Синең исемең изгедер.

[4] И гаделлек сөюче кодрәтле патша! Син гадел хөкемне гамәлгә керттең, Ягъкуб илендә гаделлек вә хаклыкка нигезләнгән эшләреңне күрсәттең.

[5] Олуглагыз Раббыны, безнең Аллабызны, аяклары баскан урынга егылып, Аңа сәҗдә кылыгыз, чөнки Ул изге-мөкатдәстер!

[6] Аның руханилары арасында Муса белән Һарун да бар иде, Шемуил дә Аңа гыйбадәт кылучылардан иде. Алар Раббыга дәшкәндә, Ул җавапсыз калмады:

[7] багана рәвешендәге болыт эченнән алар белән сөйләште, төрле күрсәтмә-кагыйдәләр бирде, һәм тегеләр шуларны үтәп килде.

[8] И Раббы Аллабыз, Син аларны җавапсыз калдырмый идең. Кырын эшләре өчен җәза бирсәң дә, аларны ярлыкаучы Аллаһы булдың Син.

[9] Олуглагыз Раббыны, безнең Аллабызны, изге тавында Аңа сәҗдә кылыгыз! Чөнки изгедер Раббы, безнең Аллабыз!

Зәбур — Chapters