[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Углының үлеме» көенә. Давытның мәдхиясе.
[2] И Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укыйм, кылган барлык могҗизалы эшләреңне бәян итәм.
[3] Синең өчен сөенеп, и Аллаһы Тәгаләм, итәмен тантана, исме шәрифеңә мәдхияләр җырлыйм.
[4] Кире чигенгәндә, минем дошманнарым абынып һәлак булды Синең алда.
[5] Син, гадел хөкемче тәхетендә утырып, минем хак дәгъвамны якладың.
[6] Халыкларга Син дәһшәтеңне күрсәттең, яманнарны юк иттең, хәтердән мәңгегә җуйдырдың.
[7] Дошманнарым тәмам кырылып бетте, Син хәтта аларның исемнәрен юкка чыгардың, шәһәр-калаларын хәрабәгә әйләндердең.
[8] Раббының хакимлеге мәңгелектер, хөкем ясар өчен корган Ул Үз тәхетен.
[9] Дөньяны Ул хаклык белән хөкем итәр, халыкларга чыгарган карары гадел булыр.
[10] Изелгәннәр өчен Раббы – яклау йорты, авыр чакларында – сыену урыны.
[11] Исемеңне күңелдә саклаучылар, и Раббы, Сиңа өмет баглар, чөнки нурлы йөзеңне эзләүчене Син кире какмыйсың.
[12] Мәдхияләр җырлагыз Сионда утырган Раббыга, кылган эшләрен игълан итегез халыкларга.
[13] Чөнки түгелгән кан өчен хисап алучы, мазлумнарның аһ-зарларын истә тотучы Ул.
[14] Кызган мине, и Раббым! Нәфрәт саклаучылардан газап чигүемне күрсәң иде дә үлем капкасыннан ераграк кылсаң иде!
[15] Шулчак Сион капкалары төбендә, мине коткаруыңа сөенеп, Сиңа булган мактау сүзләремне сөйләр идем!
[16] Казыган чокырларына халыклар үзләре төште, аяклары үзләре куйган ау тозагына эләкте.
[17] Раббы Үзен гадел хөкеме белән танытты: яманнар үзләре корган тозакка капты.
[18] Яманнар – Аллаһыны оныткан бар халыклар – үлеләр аймагына китәчәк.
[19] Фәкыйрь-юксыл исә бөтенләйгә онытылмаячак, мазлумның өмете бөтенләйгә өзелмәячәк.
[20] И Раббы, күтәрел! Адәм баласы өстенлек алмасын, халыклар Синең каршыда хөкем ителсен!
[21] И Раббы, дәһшәтеңне күрсәт халыкларга, алар бары тик бәндәләр генә – шуны белсеннәр!
[22] И Раббы, нигә Син читтә торасың, кайгы-хәсрәт килгәндә, ник бездән яшеренәсең?
[23] Яман бәндә, тәкәбберләнеп, мазлумнарны эзәрлекли. Их, үзе төшсә иде үз тозагына!
[24] Ул, теләгемә ирештем, дип мактаныр, ачкүзле бәндә Раббыны сүгәр, Аны яманлар.
[25] Яман бәндә, эреләнеп, Раббыга йөз тотмас, аның уйларында Аллаһы өчен урын табылмас,
[26] һәр эшендә ул уңыш казаныр, Синең карар-кануннарыңны аңлаудан ерак торыр, дошманнарыннан көлепме көләр.
[27] Күңеленнән әйтер: «Мин тетрәнмәм! Һичкайчан авыр хәлгә төшмәм!»
[28] Авызы тулган аның ләгънәт, мәкер-ялган, янау белән – яманлык вә бозыклыктыр тел төбендә.
[29] Йорт-кура артына посып, гаепсезне сагалар ул, аулакта очратып, мескеннең җанын кыяр.
[30] Бичараны эләктереп алыр өчен, өнендәге арыслан кебек, яшеренеп сагалап торыр, аннары, ау ятьмәсенә эләктереп, өстерәп алып китәр.
[31] Мескен бәндә, чарасыздан урталай бөгелеп, әнә шулай көчленең тырнагына кабар.
[32] Яман кеше үзалдына: «Аллаһы кылмышларыбызны оныткан, йөзен-күзен каплаган һәм берни күрмәгәндер», – дияр.
[33] И Раббы, күтәрел! Кулыңны суз, Аллаһы! Онытма бичара мазлумнарны!
[34] Ни өчен яман кеше Аллаһыны санламый, «Ул миннән хисап сорамас!» дип уйлый?
[35] Әмма Сиңа барысы да мәгълүмдер, җәбер-золым, кимсетүне күреп торасың, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузасың. Мескен кеше үзен Синең иркеңә тапшыра: үксез-ятимнең яклаучысы бары Син!
[36] Көч-егәрен сындырып ташла яманнар вә явызларның, эзе калмасын яманлыкларының!
[37] Раббы – мәңгедән-мәңгегә патшадыр, мәҗүси халыклар Аның җиреннән юкка чыгар.
[38] И Раббы, мазлумнарның теләкләрен Син ишетәсең, йөрәкләренә дәрман өстисең, аларны колак салып тыңлыйсың.
[39] Җирдәге адәмнәр бүтән янамасын дип, ятим вә изелгәннәрнең хакын хаклыйсың.