[1] Аллаларның Алласы, Раббы, сүз катып, кояш чыгышыннан алып баешына кадәр бөтен җир йөзенә аваз сала.
[2] Тиңсез гүзәл Сион тавыннан Аллаһы нуры сирпелә.
[3] Тынлыкны дер селкетеп килә Ул, алдында ярсулы ут өермәләре бөтерелә, әйләнә-тирәсендә көчле давыл уйный.
[4] Үз халкын хөкем итәр өчен, күккә вә җиргә эндәшә Ул:
[5] «Корбан өстендә Минем белән килешү беркеткән тугры бәндәләремне яныма җыеп китерегез!»
[6] Күкләр Аның хак булуын игълан итә, чөнки хөкем чыгаручы – Аллаһы Үзедер!
[7] «И халкым, тыңла! Мин сүз алам. И Исраил, сиңа каршы шаһитлык кылам! Мин – Аллаһы, синең Аллаң!
[8] Шелтәм син китергән корбаннар өчен түгел: Миңа багышлап яндырган корбаннарың һәрчак күз алдымда.
[9] Абзарыңнан ни бер үгез, көтүеңнән ни бер кәҗәгә мохтаҗ түгелмен.
[10] Чөнки урман җәнлекләре барысы Минеке, меңләгән тауларда утлап йөри торган хайваннар да Минеке.
[11] Таулардагы барча кошларны танып беләм Мин, басу-кыр җанварлары һәммәсе Минем карамакта.
[12] Ачыксам да, Мин синнән сорамас идем, чөнки дөнья вә андагы бар нәрсә Минекедер.
[13] Мин әллә бозау ите ашап, кәҗә каны эчәдер дисеңме?!
[14] Син Аллага шөкран корбаны китер, Аллаһы Тәгалә каршында нәзерләреңне үтә.
[15] Казалы көнеңдә чакыр Мине – Мин сине коткарырмын, һәм син Мине данларсың шунда!»
[16] Ә яман бәндәгә Аллаһы болай ди: «Минем Канун кагыйдәләремне сөйләп йөрергә, Минем белән төзелгән килешүне телгә алырга синең ни хакың бар?!
[17] Син бит үгет-нәсыйхәтемне нәфрәт белән кире кагасың, сүзләремне җилкәң аша читкә ыргытасың.
[18] Юлыңда очраган һәр карак – иптәшеңә, зиначылар дустыңа әйләнә.
[19] Явызлыкка авызыңны киң ачасың, телең алдау-йолдауга береккән.
[20] Утырасың да туган кардәшеңне яманлыйсың, анаң углына кара яла ягасың.
[21] Син боларны эшләгәндә, Мин дәшми тордым, һәм син Мине дә үзең кебек дип уйладың. Инде менә фаш итәм сине, гаебеңне йөзеңә карап әйтәм.
[22] Әнә шуны истә тотыгыз, и Аллаһының барлыгын онытучылар! Юкса Мин сезне ботарлап ташлармын, һәм һичкем сезне коткара алмас.
[23] Корбанлык итеп кем шөкраннар китерә, Мине данлаучы шулдыр; туры юлдан кем бара, Мин шуның Коткаручысы булырмын».