Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббым, Син мине сынап карадың, мине белдең.

[2] Утырганымны да, торганымны да, уйларымны да ерактан белеп торасың.

[3] Йөримме мин, ял итәмме – Син гел минем янда, бар юлларым Сиңа билгеле.

[4] Мин әле авыз ачып та өлгермим, ә Син, Раббым, әйтәсе сүземне инде беләсең.

[5] Алдымда да, артымда да – һәр ягымда Син, өстән дә Синең кулың мине саклый.

[6] Хәбәрдарлыгың минем өчен бер могҗизадыр – көчем-аңым җитмәслек биеклектә.

[7] Синең Рухыңнан мин кая китә алыйм?! Хозурыңнан кая кача алыйм?!

[8] Күкләргә күтәрелсәм – Син анда, үлеләр дөньясына төшсәм – анда да Син!

[9] Әгәр мин таң канатларында көнчыгышка очсам йә диңгезнең аръягына – көнбатышка китеп урнашсам,

[10] анда да Синең кулың мине озатып йөрер, уң кулың миңа булышлык итәр.

[11] Әгәр: «Мине караңгылык яшерсен, яктылык төнгә әйләнсен!» – дисәм дә,

[12] караңгылык Синең өчен караңгылык түгелдер, төн Синең өчен көн кебек яктыдыр, караңгылык та, яктылык та бертигездер.

[13] Барча эчке әгъзаларымны Син яраттың, анам карынында җыйнап, миңа кыяфәт бирдең.

[14] Сиңа рәхмәт укыйм, чөнки Син мине искитмәле итеп яраттың; эш-гамәлләрең могҗизалы – моны мин яхшы беләм!

[15] Җир тирәнлегендә укмашкан чагымда, яшерен рәвештә кыяфәт алганда, минем сөкләрем Синнән яшерен түгел иде,

[16] яралгымны Син Үз күзләрең белән күрдең. Минем дөньяда яшисе көннәрем Синең китабыңа мин туганчы ук алдан язып куелган.

[17] И Аллаһы, Синең уй-ниятләрең миңа бик тә кадерле! Алар исәпсез-хисапсыздыр:

[18] санасаң, ком бөртекләреннән дә ишлерәктер. …Уянган чакта да мин һаман Синең янда!

[19] И Аллаһы, яманнарны юк итсәң иде Син! Әй кулы канлы бәндәләр, миннән ерак торыгыз!

[20] Алар Синең турыда ялган сөйлиләр, явызлык кылып, Сиңа каршы баш күтәрәләр.

[21] Сиңа нәфрәтлеләргә миңамы нәфрәт белән карамаска?! Сиңа каршы баш күтәргәннәрдән миңамы җирәнмәскә?!

[22] Үтә бер нәфрәт белән күрәлмыйм мин аларны, кан дошманы булды алар минем өчен.

[23] И Аллаһы, сына мине, күңелемдәген танып бел, өйрән мине, уй-ниятләремне ачыкла!

[24] Тикшереп кара, хәтәр юлда түгелме мин? Мәңгелек юлыңа мине турыла!

Зәбур — Chapters