Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

[2] Афәтле көндә Раббы сине ишетсә иде, Ягъкуб Алласының исеме сине сакласа иде!

[3] Мөкатдәс урыныннан Раббы сиңа ярдәмен күндерсә иде, Сион тавыннан мәдәт юлласа иде!

[4] Чалырга китергән барча малыңны исенә төшерсә һәм тулаем яндыру корбаннарыңны кабул итсә иде!

[5] Раббы сиңа күңелең теләгәнне бирсә иде дә уй-ниятләреңнең барысын гамәлгә куйса иде!

[6] Шулчак без, синең җиңүеңә сөенеп, шатлыклар кылырбыз, Аллаһы исеме белән байраклар күтәрербез! Раббы синең бар үтенечләреңне гамәлгә ашырса иде!

[7] Беләмен: Раббы Үзе май сөрткән патшаны коткарачак, мөкатдәс күкләрдән аңа уңай җавабын күндерәчәк – уң кулы белән җиңү китерәчәк.

[8] Берәүләр – сугыш арбалары, икенчеләр атлары белән мактаныр. Без исә Раббы Аллабыз исеме белән мактанырбыз.

[9] Тегеләр хәлдән таеп егылырлар, без исә, калкып, аякта нык басып торырбыз.

[10] И Раббы! Патшага җиңү китер! Сиңа ярдәм сорап дәшкәндә, үтенечебезгә колак сала күр!

Зәбур — Chapters