Skip to content
Opens in a new window

[1] Давытның үз углы Абшалумнан качып киткән чагында әйткән мәдхиясе.

[2] И Раббым, дошманнарым шулкадәр күбәйде! Күпләр миңа каршы баш күтәрә!

[3] «Аллаһыга сыенып кына котыла алмас!» – ди алар.

[4] Әмма Син, и Раббым, як-ягымдагы калканым вә дан-шөһрәтем, башымны югары күтәрергә мөмкинлек бирүчем!

[5] Раббыга ялвару сүзләремне җиткерәм мин, һәм Ул миңа мөкатдәс тавыннан җавабын кайтара.

[6] Йоклап ятканда да, уянып торгач та, мине Раббы саклыйдыр –

[7] әйләнәмне сарган меңләгән дошманнардан курку-өркү юк миндә.

[8] И Раббым, тор! И Аллам, коткар мине! Дошманнарымның һәммәсен тотып яңакла, яманнарның тешләрен сугып сындыр!

[9] Котылу – Раббыдандыр! Үз халкын Ул мөбарәк кылсын!

Зәбур — Chapters