[1] Давытның мәдхиясе. Аллаһы йортын изгеләштерү мәрасимендә җырланган җыр.
[2] Мин Сине олуглыймын, и Раббым! Чөнки Син мине бәладән тартып чыгардың, дошманнарыма минем өстән тантана итәргә бирмәдең.
[3] И Раббы Аллам, Сиңа ялварып дәшкәч, Син миңа шифа-дәва бирдең.
[4] И Раббым, Син җанымны үлеләр дөньясыннан коткардың, кабер якасыннан тартып алып исән калдырдың.
[5] И Раббының тугры затлары, Раббыга мәдхияләр җырлагыз, мөкатдәс исеменә шөкрана кылыгыз!
[6] Чөнки Аның ачу-дәһшәте – бары бер мизгел, илтифаты исә – тоташ бер гомер. Кичен күз яшебез акса, иртән алмашка сөенеч килә.
[7] Имин вакытта үз-үземә: «Гомер бакый какшамам!» – дип әйткән идем.
[8] Илтифатың белән Син мине мәгърур таудай какшамас иттең, Раббым! Әмма йөзеңне миннән яшергәч, хафага төштем.
[9] Шулчак мин Сине чакырып дәштем, Раббым, рәхим-шәфкать күрсәтүеңне сорадым:
[10] «Әгәр мин гүргә керсәм, – дидем, – түгелгән канымнан Сиңа ни файда?! Гүр туфрагым Сиңа рәхмәтләр укырмы, Синең тугрылыгың хакында сөйләрме?!
[11] Ишет мине, Раббым, рәхим-шәфкатеңнән аерма, ярдәмчем бул миңа, Раббым!» – дидем,
[12] һәм аһ-зарымны Син шатлыклы биюләргә алыштырдың, кайгы киемемне салдырып, бәхет киеменә төрдең.
[13] Инде хәзер, и Раббы Аллам, күңел түремнән Сиңа мәдхияләр җырлармын һәм тынып тормам! Гомер-гомергә Сиңа рәхмәтләр яудырырмын!