[1] Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның нәсыйхәт сүзләре.
[2] И Аллаһы, догама колак сал, ялваруларымнан яшеренмә!
[3] Яхшылап тыңла мине, җавап бир! Дошманым тавышыннан, яман бәндәнең җәбер-золымыннан хафага калдым, хәсрәт эчендә интегеп яшим. Алар миңа нахак бәла ягалар, усалланып миңа каршы золым кылалар.
[5] Эчемдә әрнеп-әрнеп сыза йөрәгем, яныйдыр миңа үлем дәһшәте.
[6] Курку-тетрәнүләр, шомлы уйлар биләп алды минем җанымны.
[7] Шулчак мин үз-үземә әйттем: «Күгәрченнекедәй канатларым булса, ерак-еракларга очып китәр идем дә, берәр аулак сахра җиргә төшеп, бар җил-давыллардан яшеренер һәм тынычланып калыр идем!» – дидем.
[10] Туздыр үзләрен, и Хуҗа-Хаким, куешкан сүзләре таркалсын, чөнки шуны күрәм мин шәһәрдә: көчләү, гауга йөри көн-төн диварларда, җинаять вә афәт һәр җирдә;
[12] һәлакәт хөкем сөрә шәһәр эчләрендә, золым белән ялган тулган урамнарга.
[13] Мине дошман күргән кемсә хурласа, әле түзәр идем; миңа үчле берәү мәсхәрәләсә, аңардан кача алыр идем.
[14] Әмма шундый булдың, әй син дә, үземдәй якын күргән ишем, сердәш дустым, ихлас әңгәмәдәшем, бергә Аллаһы йортына йөргән юлдашым.
[16] Өйләре вә йөрәкләре явызлык тулы дошманнарны якаларыннан үлем эләктереп алсын, тереләй дөмексеннәр алар үлеләр дөньясына.
[17] Мин исә Аллаһыга ялварып дәшәрмен, һәм Ул, Раббы, мине коткарыр.
[18] Иртә-кичен, төшлектә дә инәлеп Аңа аһ-зарымны белдерермен; инәлү авазымны ишетер Ул,
[19] миңа каршы аякланган дошманнарым исәпсез күп булса да, алардан җанымны саклап калыр.
[20] Әзәлдән Үз тәхетендә утырган Аллаһы, фөрьядымны ишетеп, дошманнарны тар-мар итәр; юлларын үзгәртергә теләмәгәннәре, Аллаһыдан куркуны белмәгәннәре өчен булыр бу.
[21] Әнә шулай дусларына кул озайтты, үз антына хыянәт итте ул.
[22] Сөйләгән сүзләре майдай йомшак, балдай татлы булса да, күңелендә аның – дошманлык, теле аның – үткен кылычтыр.
[23] Кайгы йөгеңне син Раббыга тапшыр, Ул сиңа таяныч булыр – тәкъва бәндәсенә егылырга ирек бирмәс.
[24] Хәйлә-мәкер корып яшәгән, канга сусаган яман бәндәләрне Син, Аллаһы, үлем чокырына хөкем итәчәксең; гомер юлының яртысын да яши алмый гаип булсын алар! Мин исә тик Сиңа сыенамын!