Skip to content
Opens in a new window

[1] И Аллаһы, гаделлек вә хаклык сыйфатыңны патшага – патшаның углына бүләк ит!

[2] Ул Синең халкыңны хаклык белән, бичара мазлумнарыңны гаделлек белән идарә итсен.

[3] Таулар халыкка – бәрәкәт, рәхәтлек, калкулыклар хаклык җиткерсен.

[4] Патша илдәге мазлумнарның хакын хакласын, фәкыйрьләрнең угылларын коткарсын, залимнәрне исә тар-мар итсен.

[5] Аның гомере, күктәге кояш вә ай гомередәй, буыннан-буынга дәвам итсен.

[6] Яңа чабылган болын өстенә яуган яңгыр кебек, туфракны дымландырган көчле яңгыр кебек килсен патша.

[7] Хакимлеге көннәрендә тәкъвалар чәчәк атсын, ай нуры сүрелгәнче, илдә иминлек, муллык-бәрәкәт хөкем сөрсен.

[8] Хакимлеге җәелсен диңгездән-диңгезгәчә, Фырат елгасыннан җир йөзенең очларынача.

[9] Чүлдәге кабиләләр тез чүксен каршысында, дошманнары тузан яласын җиргә ятып.

[10] Таршиш вә утрау патшалары аңа ясак түләсен, Шеба вә Себа патшалары бүләкләр китерсен.

[11] Барча патшалар сәҗдә кылсын каршысында, барча кавемнәр аңа коллык итсен.

[12] Хактыр: ялварып-инәлеп торган фәкыйрьне, яклаучысы булмаган мазлумны коткарыр ул.

[13] Юксыл-мескенгә, фәкыйрьгә мәрхәмәтле булыр, мохтаҗның тормышын саклап калыр,

[14] җәбер-золымнан йолып алыр, чөнки алар кадерледер аның өчен.

[15] Гомере озын булсын шундый патшаның! Хәзинәсенә Шеба алтыннары аксын! Аның хакына гел догалар кылып торсын халык, көннең-көнендә хәер-фатихада булсын!

[16] Кырларда иген ишелеп уңсын, тау итәкләрендә башаклар чайкалып торсын – Ливан тавындагы кебек алар тук булсын; шәһәрләрдә халык даладагы үлән санынча бихисап булсын.

[17] Патшаның исеме мәңге яшәсен, даны кояш гомередәй озын-озак булсын; исеме белән кавемнәр мөбарәк кылынсын, халыклар аны бәрәкәт иясе дип атасын.

[18] Могҗизалы эшләрне тудыручы Раббы Аллага, Исраилнең Алласына мактау-шөкерләр яусын!

[19] Шанлы исеме мәңге мөбарәк булсын, бөтен җир йөзенә Аның дан-шөһрәте җәелсен! Амин, амин!

[20] Ишай углы Давытның догалары шушында тәмамлана.

Зәбур — Chapters