Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының нәсыйхәте.

[2] И Аллаһы, ата-бабаларыбыз заманында, шул ерак көннәрдә, Син кылган эшләр хакында алар әйткәнне үз колагыбыз белән ишеттек без.

[3] Син кулың көче илә чит халыкларны куып чыгаргансың, алар урынына аталарыбызны урнаштыргансың, ят халыкларны пыран-заран китереп, аталарыбызга җир биргәнсең.

[4] Җир яулауда аларның кылычы катнашмаган, җиңүне аларга үз көчләре түгел, бәлки Синең уң кулың вә беләгең, йөз нурың китергән, чөнки Син аларны үз күреп яраткансың.

[5] И Аллаһы, патшам минем! Ягъкуб балаларына Син җиңү бүләк итәсең!

[6] Синең белән бергә дошманнарыбызны сөзеп ташлыйбыз, исемең ярдәмендә һөҗүмчеләрне аяк астына салып таптыйбыз.

[7] Минем өметем ук-җәядә түгел, кылыч та мине азат итмәячәк,

[8] дошманнардан безне коткаручы – Син, безгә нәфрәт саклаучыларны Син рисвай итәсең.

[9] Аллабыз белән көн дә мактанабыз; Синең исемеңә мәңге рәхмәтләр яудырырбыз!

[10] Әмма хәзерге көндә Син безне ташладың, безне рисвайга калдырдың, инде гаскәребез белән бергә яуга чыкмыйсың.

[11] Безне дошман каршысында кире чигендердең, мал-мөлкәтебезне безгә нәфрәтләнүчеләрдән талаттың.

[12] Безне куй сарыкларыдай суемга бирдең, ят кавемнәр арасына чәчеп тараттың.

[13] Халкыңны юк бәягә сатып җибәрдең, аны сатудан табыш алмадың.

[14] Күршеләр мәсхәрәсенә калдырдың безне, әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан мыскыл вә хурлыкка дучар иттең.

[15] Чит-ят кавемнәр арасында безне баш чайкый-чайкый көлеп сөйләнә торган мәзәк кешеләр хәленә калдырдың.

[16] Һәр көнне күз алдымда мыскыл-хурлау кабатлана, мәсхәрәләүче, кара ягучы сүзеннән, дошманның, үчленең күз карашыннан йөземә кызыл таплар бәреп чыга.

[18] Болар барысы да безнең өскә ябырылган афәттер, гәрчә без Сине онытмасак һәм антыңа хыянәт итмәсәк тә.

[19] Күңелебез кире чигенмәде Синнән, табаннарыбыз Синең юлдан тайпылмады.

[20] Син исә безне издең-таптадың, чүл бүреләре җирендә караңгылык эченә олактырдың.

[21] Әгәр Аллабызның исемен онытып, чит илаһларга кул сузган булсак,

[22] Аллабыз моны игътибарсыз калдырыр идеме?! – Ул бит күңел серләрен белеп торучыдыр!

[23] Синең юлдан йөргәнгә, көннең-көнендә җаныбызны кыялар, безне сугым сарыклары итеп саныйлар.

[24] Уян, Раббы! Ник Син йоклыйсың? Тор! Бөтенләйгә ташлама безне!

[25] Нурлы йөзеңне ник бездән яшерәсең? Ник онытасың аяныч хәлебезне, җәбер-золымга дучар булуыбызны?

[26] Без тузан-пычрак арасында ятабыз, бәдәнебез җиргә сыгылды.

[27] Тор, Раббы, ярдәм ит безгә! Мәрхәмәтеңне күрсәт – безне азат ит!

Зәбур — Chapters