Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Раббы колы Давытның мәдхиясе. Раббы Давытны барча дошманнарыннан һәм Шаулдан коткарган көнне Давыт Раббыга җыр багышлады.

[2] Гыйшкым Сиңа, Раббым, көч-куәтем Синдер!

[3] Раббы – Кыям минем, Ныгытмам һәм Йолучым! Аллам – сыендыручы Кыяташым, Калканым, коткаручы Коралым, Кальгам минем!

[4] Раббы мактауга лаектыр! Мин Аңа ялварып дәшәм, һәм Ул мине дошманымнан азат итә.

[5] Үлем газаплары биләп алган иде мине, һәлакәтле дулкыннар өстемә ябырылган иде.

[6] Үлеләр дөньясының зынҗырлары урап алган, әҗәл ятьмәләре чолгаган иде мине.

[7] Бәлагә тарыгач, мин Раббыга дәштем, ярдәмгә үземнең Алламны чакырдым. Үз йортыннан Ул мине ишетте, зарлы авазым Аңа барып иреште.

[8] Шуннан Раббының ачуы кабарды: җир йөзе селкенә-тетри башлады, тауларның нигезе чатнап кубарылды.

[9] Раббының борын тишекләреннән – төтен, авызыннан исә бар нәрсәне ялмап алучы утлар бөркелде, Аңардан ялкынлы күмерләр шартлап чәчрәде.

[10] Күкләрне янтайтып, Раббы түбән төште, Аның аяк асты тоташ караңгылык иде.

[11] Керубимнәрнең аркасына утырып очты Ул, җил канатларында алга омтылды.

[12] Караңгылыкка төренеп, куе-кара болытлардан Үзенә чатыр корды.

[13] Аның хозурындагы балкыштан, болытларны үтәли тишеп, боз вә утлы күмерләр яуды.

[14] Раббы күкләрне гөрселдәтте; боз һәм утлы күмерләр чәчрәтеп, Аллаһы Тәгалә Үзенең авазын ирештерде.

[15] Уклар атып таратты дошманны, яшеннәр чатнатып тар-мар китерде.

[16] И Раббы, дәһшәтле шул авазыңнан, борының бөркегән сулыштан диңгез төпләре күренде, дөньяның нигезләре ачылды.

[17] Югарыдан сузылып Раббы кулымнан алды, тирән сулар эченнән тартып чыгарды.

[18] Көчле дошманымнан, мине күрәлмаучы, миннән куәтлерәк бәндәләрдән коткарды-аралады мине.

[19] Афәтле көнемдә алар юлыма төшкәннәр иде, әмма Раббы миңа терәк булды.

[20] Ул мине иркенлеккә алып чыкты, коткарды, чөнки мин Аның күңеленә хуш килдем.

[21] Тәкъвалыгым өчен Раббы миңа әҗерен бирде, кулларым пакьлеге өчен бүләкләде.

[22] Чөнки мин Раббы юлында йөрдем, Аллаһыдан йөз чөереп яман эш кылмадым.

[23] Аның бөтен карарларын күз уңында тоттым, Канун кагыйдәләреннән читкә тайпылмадым.

[24] Каршында һәрчак ихлас-саф булдым, гөнаһ эш кылудан сакландым.

[25] Аның алдында тәкъвалыгымны, кулларымның пакь булуын күреп, Раббы миңа әҗерен кайтарды.

[26] Тугры кешегә Син тугрысың, күңеле керсезгә мөгамәләң керсездер.

[27] Пакь кешегә пакьлек кыласың, хәйләкәргә исә хәйлә корасың.

[28] Мазлумнарны Син яклыйсың, тәкәббернең исә башын түбән идерәсең.

[29] Шәм-чырагыма ут кабызучы Синдер, Раббым! Караңгылыгымны Аллам яктырта!

[30] Аллаһы ярдәме белән мин дошман яуларын җиңәм, Аның ярдәме белән диварларны кичәм.

[31] Аллаһының юлы кимчелексез, әйткән сүзе саф-пакьтер! Аңа сыгынган һәр кеше өчен калкан Ул!

[32] Раббыдан башка тагын берәр алла бармы?! Аллабыздан башка икенче бер кыяташ бармы?!

[33] Аллаһы – миңа көч-куәт бирүче, барыр юлымны хәвефсез кылучы!

[34] Аякларымны боланныкыдай җитез кыла, биеклекләрдә мине тотрыклы итә.

[35] Кулларымны сугыш һөнәренә өйрәтә, бакыр җәядән ук атарга көч бирә.

[36] И Раббым, Син миңа коткаручы калканыңны бирдең, Синең уң кулың – минем таянычым; Синең ярдәмең мине биекләргә күтәрә.

[37] Син минем барыр сукмагымны киңәйтәсең, аякларым шуңа ышанычлы атлый.

[38] Эзәрлекли барып, дошманымны куып җиттем, кырып бетермичә кире борылмадым.

[39] Шундый итеп издем ки, җирдән калыкмас иттем – аяк астында ятып калдылар.

[40] Сугышыр өчен миңа көч бирдең Син, миңа каршы чыкканнарны аягым астына салдың.

[41] Дошманнарны борылып качарга мәҗбүр иттең Син – миңа үчлеләрне шулай тар-мар иттем.

[42] Ярдәмгә чакырдылар, тик аларга котылу насыйп булмады, Раббыга ялвардылар, тик Ул җавап бирмәде.

[43] Мин аларны җилдә очкан тузан кебек туздырып аттым, урам пычрагыдай таптадым.

[44] Халык фетнәсеннән мине Син коткардың, кавемнәр өстеннән мине баш иттең – мин белмәгән кабиләләр миңа хезмәт итә.

[45] Тавышымны ишетүгә, буйсыну белдерәләр, каршымда билләрен бөгәләр.

[46] Рухлары сынып, калтыранып кальгаларыннан чыгалар.

[47] Раббы – тере Заттыр! Минем Кыяташыма мактау-шөкерләр яусын! Мине коткаручы Аллам күкләргә күтәреп макталсын!

[48] Ул – минем өчен Үч алучы, чит кавемнәрне миңа Буйсындыручы,

[49] мине дошманнарымнан Йолып алучы, миңа каршы чыгучылардан мине Өстен итүче, залимнәрдән Коткаручы.

[50] Шуның өчен, и Раббы, чит кавемнәр алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын, исемеңә мәдхияләр җырлармын!

[51] Үзе куйган патшага Ул бөек җиңүләр насыйп итә, Үзе сайлаган Давытка һәм аның нәсел-нәсәбенә мәңгелек мәрхәмәтен күндерә.

Зәбур — Chapters