[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Антлашу лаләсе» көенә. Давытның сабак булсын дип язган шигыре. Арам-Наһараимгә һәм Арам-Собага каршы Давыт алып барган сугыштан кайтып килгән Йоавның Тоз үзәнендә унике меңлек Эдом гаскәрен тар-мар итүенә мөнәсәбәтле.
[3] И Аллаһы, Син бездән йөз чөердең, безне егып салдың. Син безгә ачулы идең, инде элекке хәлебезгә кайтар!
[4] Җир йөзен дер селкеттең, ярдың Син; инде терелт аны, юкса ул һаман тибрәнмәктә.
[5] Халкыңны каты сынауларга дучар иттең, ачы шәраб эчертеп иләсләндердең.
[6] Ә Сине хөрмәтләүче бәндәләреңә, очкан уклардан саклансыннар дип, ишарә биреп әләмеңне күтәрдең.
[7] Сөеклеләрең котылсын дисәң, уң кулыңны суз, коткар, җавап бир безгә!
[8] Аллаһы, мөкатдәс ханәсеннән сүзен ирештереп, вәгъдә итте: «Шәкемне сөенә-сөенә бүләчәкмен, Суккөт үзәнен үлчәп халкыма бирәчәкмен.
[9] Гилыгад Минекедер, Менашше да Минеке, Эфраим – башыма кигән очлымым, Яһүдә – хөкемдарлык таягым.
[10] Мәаб – юынгыч табагым, Эдомга исә аяк киемемне ташлармын. Пелешет җирендә сөрән салып тантана итәрмен!»
[11] Кем миңа кирмән-калага бәреп керергә булышыр? Кем миңа Эдомга барыр юлны күрсәтер? –
[12] И Аллаһы, бездән ваз кичкән, гаскәребез белән яу чыгудан баш тарткан Син түгелме?!
[13] Ярдәм ит безгә дошманнарга каршы көрәштә, юкса адәм затының ярдәме – фәкать буш куыктыр.
[14] Аллаһы белән берлектә без җиңүгә ирешербез, дошманнарыбызны Ул җиргә салып таптар!