Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббыны данлагыз! Раббыны данлагыз, әй Раббы коллары, Аның исемен данлагыз!

[2] Хәзердән алып бакый замангача Раббының исеменә мактау-шөкерләр яусын,

[3] кояш чыгышыннан батышына кадәр бар җирдә Аның исеменә дан җырлансын!

[4] Бар халыклардан Раббы өстендер, Аның дан-шөһрәте күкләрдән дә югары!

[5] Тагын кем бар безнең Раббы Аллабыз кебек?! Аның тәхете биектә, шуннан Ул күктәге һәм җирдәге бар нәрсәне күзәтеп тора.

[7] Үз халкының башлыклары янәшәсенә утыртыр өчен, мескен бәндәсен Ул тузанлы җирдән кубарып торгызыр, юксылны чүплек өеменнән тартып чыгарыр;

[9] кысыр хатынны гаиләле кылыр, аны бала таба торган бәхетле ана итәр. Раббыны данлагыз!

Зәбур — Chapters