Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

[2] И Раббы, Син биргән көч-кодрәткә патша шатланадыр, Син китергән җиңүгә ифрат куанадыр.

[3] Син аңа күңеле теләгәнне бирдең, теленнән төшкән үтенечен кире какмадың.

[4] Аны мул фатихалар белән каршыладың, башына саф алтыннан таҗ кигездең.

[5] Синнән ул гомер сорады, Син аны бирдең һәм гомерен озын, бакый кылдың.

[6] Җиңү яулатып, аны шан-шөһрәтле иттең, иңенә мәһабәтлек вә бөеклек йөге салдың.

[7] Фатихаң белән аны мәңгегә мөбарәк кылдың, йөзеңнең нуры белән күңелен балкыттың.

[8] Патшаның бар өмете фәкать Раббыда; Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте илә ул абынмас.

[9] Синең кулың – бар дошманнарыңны, уң кулың Сине күрәлмаучыларны эзләп табачак.

[10] Пәйда булып, Син аларны кызган мичкә кертәчәксең, дәһшәтең утында барысын юк итәчәксең, ялкының аларны ялмап алачак.

[11] Җир йөзеннән, адәмнәр арасыннан балаларын, нәсел орлыкларын юкка чыгарачаксың.

[12] Алар Сиңа яманлык эшләргә теләп мәкер корырлар, әмма уңышка ирешә алмаслар.

[13] Киерелгән җәяңне төбәп, Син аларны арка куеп качарга мәҗбүр итәрсең.

[14] И Раббы, гайрәтеңне күрсәтеп күтәрел! Без исә кодрәтеңә дан җырларбыз, мәдехләр әйтербез!

Зәбур — Chapters