[1] И Раббым, хакымны Үзең хакла, мин бит пакь юлдан йөрдем, икеләнүсез бары Сиңа өмет баглап яшәдем.
[2] Тикшер мине, Раббым, сынап кара, күңелемдәге уй-ниятләргә бәһа бир!
[3] Синең мәрхәмәтең һәрчак күз алдымда, мин Сиңа һәрчак тугрылык саклыймын.
[4] Ялганчылар янында утырмыйм, монафикъларга ияреп китмим.
[5] Явызлар җыенына нәфрәт саклыйм, яманнар яныннан урын алмыйм.
[6] И Раббым, гаепсез булуымны раслап кулларымны юармын да, Сиңа рәхмәтләр укып, могҗизалы эшләреңне бәян итә-итә мәзбәхеңне әйләнеп чыгармын.
[8] И Раббым, Мин сөям Синең дан-шөһрәтең тулы, Син яшәгән йортны.
[9] Харап итмә җанымны, хәятемне, гөнаһка баткан, уң куллары белән күпләп ришвәт алучы канэчкеч явызлар арасында калдырып.
[11] Мин бит пакьлек юлыннан атлаучы – кызган, коткар мине!
[12] Аягым тигез җирдә нык торыр, җыенда мактау-шөкерләрем Раббыга булыр!