Skip to content
Opens in a new window

[1] И Аллаһы, сакла мине, чөнки Сиңа сыгынамын!

[2] Раббыга мин әйтермен: «Минем Хуҗам Синдер, минем өчен Синнән башка бәхет юк!» – диярмен.

[3] Илеңдәге изге-тәкъваларың Синең бөектер, минем бар сөенечем алардадыр.

[4] Чит илаһларга табынучыларның кайгылары артсын; мин катнашмыйм аларның канлы корбан китерүендә, авызыма алмыйм илаһларының хәтта исемен дә.

[5] Миңа тигән өлеш, Минем касәм – Син ул, Раббым! Синең кулыңдадыр минем язмыш.

[6] Биләмәмнең ызаннары нинди гүзәл җирләр буйлап сызылып бара – нинди хозур милек насыйп иттең миңа!

[7] Миңа акыл биргән Раббыга мактау-шөкерләрем! Төнге йокымда да хәтта вөҗданым үгет-нәсыйхәтләр бирә миңа.

[8] Һәрдаим күз уңымда тотам мин Раббыны, нәрсә дә кымшата алмас мине, чөнки уң ягымда Ул Үзе тора!

[9] Шуңа йөрәгемдә шатлык, күңелемдә сөенеч, бәдәнем дә тынычлыкта яши.

[10] Җанымны Син үлеләр аймагында калдырмассың, тугры бәндәңне кабердә черетмәссең.

[11] Тормыш бирә торган юлны күрсәтәсең Син миңа, Синең янда мул сөенечләр табыла, учыңда һәрчак хозурлык-рәхәтлектер.

Зәбур — Chapters