Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббым, җанымны Сиңа тапшырам!

[2] И Аллам, бар өметем Синдә! Хурлыкка төшермә мине, дошманнарым, минем өстән көлеп, тантана итмәсеннәр.

[3] Сиңа өмет баглаган һичкем хурлык кичермәсен, сәбәпсез хаинлек итүчеләр үзләре хурлыкка төшсен.

[4] И Раббым, хак юлыңны күрсәт миңа, сукмагыңнан ничек барыйм, төшендер.

[5] Үзеңнең хакыйкать юлыңа күндер, өйрәт мине, чөнки Синдер мине коткаручы Аллаһы, бар өметем һәрчак Синдә генә.

[6] Әзәлдән күрсәтә килгән рәхим-шәфкатеңне, мәрхәмәтеңне исеңә төшерче, Раббым!

[7] Яшьлек гөнаһларым, хаталарымны оныт, игелегең хакына мине мәрхәмәт белән искә ал, Раббым!

[8] Раббы игелекле вә гадәләтледер, гөнаһкярләрне Ул дөрес юл сайларга өйрәтә.

[9] Басынкы күңелләрне туры юлдан җитәкли, Үзенең хак юлларын аларга өйрәтә.

[10] Раббы белән төзегән килешүне һәм Аның күрсәтмәләрен тотканнар Аның юлында мәрхәмәт вә тугрылыкка очрар.

[11] И Раббым, гаебем зур булса да, Үз исемең хакына кичерә күр!

[12] Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчегә нинди юл сайларга кирәген күрсәтер Ул.

[13] Рәхәттә, муллыкта яшәр шул кеше, нәселе мираска җир алыр.

[14] Раббы киңәше – Аңардан курыкканнарга, Аны хөрмәт иткәннәргә; алар белән төзегән килешүнең асылына төшендерә Ул.

[15] Күзләрем минем һәрчак Раббыга юнәлгән, аякларымны ау ятьмәсеннән Ул ычкындырыр.

[16] Хәлемә күз салып, кызган мине, чөнки ялгыз калып җәфа чигәмен.

[17] Йөрәгем сыкравы тулып ташыйдыр, коткар Син мине бу авыр хәлдән.

[18] Газаплы, җәфалы хәлемә күз сал да булган бар гөнаһларымны ярлыка минем.

[19] Әнә, дошманнарым ничек күбәйгән, миңа нинди аяусыз нәфрәт белән карыйлар.

[20] Җанымны сакла, коткар мине! Хурлыкка төшермә, чөнки мине сыендыручы Син генәдер.

[21] Пакьлек вә тугрылык мине саклап торсын, чөнки өмет-ышанычым Сиңа юнәлгән.

[22] И Аллаһы, коткар Исраилне барлык бәла-казалардан!

Зәбур — Chapters