Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның җыр-мәдхиясе.

[2] Калыксын Аллаһы, таралсын дошманнары, Аңа нәфрәтлеләр качсын хозурыннан!

[3] Томан таралган кебек таралсын һәммәсе! Ут каршында эреп аккан балавыз кебек, Аллаһы карашыннан эреп юк булсын яман бәндәләр!

[4] Ә тәкъвалар куаныч тапсыннар, сөенү шатлыгы татысыннар Аллаһы алдында, куанышып күңел ачсыннар!

[5] Аллаһыга дан җырлагыз, исеменә мәдхияләр көйләгез, болытлар өстендә гизүчене олуглагыз! Раббы Аның исеме – тантана итегез Аның каршында!

[6] Аллаһы – үксезләрнең атасы, тол хатыннарның яклаучысы. Ул Үзенең изге ханәсендә утыра.

[7] Аллаһы ялгызакларны йорт-гаиләле итә, тоткыннарны арындырып иреккә чыгара, ә гыйсъянчылар эссе чүлдә кала бирә.

[8] И Аллаһы, Үз халкыңны әйдәп барганда, чүл аркылы чыкканыңда,

[9] Синең алда, и Синай Алласы, и Исраил Алласы, җир йөзе тетрәнеп чайкалды, күкләрдән җиргә сулар түгелде.

[10] Үз биләмәңә Син мул яңгырлар яудырдың, кысыр калган чагында аңа көч-дәрман өстәдең, и Аллаһы;

[11] халкың шунда төпләнеп-җирләште. Фәкыйрьләргә Син, и Аллаһы, шулай игелек күрсәттең.

[12] Хуҗа-Хаким боерык бирде, һәм хатын-кыз җәмәгате йөгереп сөенче таратты:

[13] «Дошман гаскәрләре кача, патшалары белән бергә кача! Хатыннар үз йортларында ганимәт малы бүлә:

[14] көмеш канатлы, алтын каурыйлы күгәрчен сыннары бүлешәләр. Сугыш барган көнне ни өчен кайберләрегез утардагы сарыклыр янында калды?»

[15] Күкләр Хуҗасы патшаларны куганда, Салмон тавына кар яуды.

[16] Әй мәһабәт тау – Башан тавы, өркәч-өркәч таулы Башан!

[17] Нигә әле син, әй күп түбәле тау, Аллаһы тавына, Ул яшәгән тауга көнләшеп карыйсың? Хактыр: Раббы шунда мәңге яшәячәк!

[18] Аллаһының сугыш арбалары меңләптер, меңнәрчә меңнәр белән санала алар. Хуҗа-Хаким Синай тавыннан Үзенең изге ханәсенә килеп урнашты.

[19] И Раббы Алла, Син, әсирләрне ияртеп, биеклеккә күтәрелдең, хәтта Сиңа каршы булганнардан бүләк-һәдияләр кабул иттең.

[20] Мактау-шөкерләр яусын Хуҗа-Хакимгә! Ул һәркөнне безнең авырлыкларны күтәрә, Аллаһы – безнең Коткаручыбыз!

[21] Безнең Аллабыз – котылу алып килүче Аллаһы! Үлемнән котылу бары Хуҗа-Раббы ихтыярындадыр.

[22] Аллаһы Үз дошманнарының башына җитәчәк, гөнаһ юлында йөргәннәрнең түбә чәчен йолкып ташлаячак.

[23] Раббы: «Дошманнарны Башаннан кире кайтарачакмын, диңгез төпләреннән тартып чыгарачакмын!

[24] Аягыңны шулар канына батырырсың, этләреңә дошман канын ялатырсың», – диде.

[25] И Аллам, и патшам! Һәркемнең күз алдындадыр Синең, Аллаһы, изге ханәгә тантаналы аяк басуың:

[26] алдан – җырчылар, арттан – кыллы уен коралларында уйнаучылар, уртада шөлдерле барабан каккан яшь кызлар атлады.

[27] Әй сезләр, Исраил нәселе варислары, җәмәгать җыеннарында Раббы Аллага мактау-шөкерләр яудырыгыз!

[28] Әнә, алдан иң кече Беньямин ыругы атлый, артыннан – күп санлы Яһүдә илбашлары, шулай ук Зәбулун вә Нәптали илбашлары бара.

[29] Аллаһы сезләрне көч-гайрәт белән өлешләгән. Үз көчеңне, и Аллаһы, элеккечә безгә гамәлдә күрсәт!

[30] Иерусалимдәге йортыңны хөрмәтләп, патшалар Сиңа бүләк-һәдияләр китерер.

[31] Камышлык ерткычын – Мисырны, үгезләре белән бергә бозауларны – чит халыкларны тез чүктер! Ясак түләтергә теләүчеләрне изеп тапта, сугышырга ашкынган халыкларны куып тарат!

[32] Мисырдан бүләкләр күтәреп илчеләр килер, хәбәшиләр, и Аллаһы, Сиңа һәдияләр китерергә ашыгыр.

[33] Әй җир йөзенең патшалыклары, Аллаһыга дан җырлагыз, Хуҗа-Хакимгә мәдхияләр җырлагыз!

[34] Ул, борынгы күкләр киңлеген гизеп, әнә Үзенең көр тавышын яңгырата.

[35] Аллаһының көч-кодрәтен игълан итегез! Аның галилеге Исраил өстендәдер, көч-кодрәте болытлар өстендә!

[36] И Аллаһы, мөкатдәс урыныңда дәһшәтледер Син! Исраил Алласы Үз халкына көч-куәт биреп тора. Аллаһыга мактау-шөкерләр яусын!

Зәбур — Chapters