Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы – Яктылык бирүчем, Коткаручым! Миңа кемнән өркергә?! Раббы – хәятемнең кальгасы! Мине кем куркыта алсын?!

[2] Мине йотмакчы булып өстемә ябырылган явыз җаннар – көндәшләрем, дошманнарым, – абынып, барысы җиргә авачак.

[3] Каршымда бер чирү-яу калыкса да, йөрәгемне курку алмас; миңа каршы сугыш ачсалар да, ныклыгымны җуймам.

[4] Раббыга теләк-эстәгәнем бары шул: гомер бакый Раббы йортында булып, Аның гүзәллегенә соклану, торагында догалар кылу.

[5] Казалы көнемдә Ул миңа сыеныр урын бирер, ышык урынга – Үз чатырына кертеп яшерер, кыя башына менгереп куяр.

[6] Шул чакны минем башым әйләнәдәге дошманнарым өстеннән калкып торыр; шатлыктан һай-һайлап мин Раббы чатыры каршында корбаннар китерермен, Аңа багышлап җырлар көйләрмен, мәдхияләр яудырырмын.

[7] И Раббым, ялвару сүзләремне ишет, кызганып, җавап бир миңа!

[8] Күңелемдә Синең аваз: «Йөземне эзлә!» – дидең. Инде мин менә нурлы йөзеңне эзлим!

[9] Яшермә миннән йөзеңне, ачу саклап кума колыңны! Син бит миңа һәрчак ярдәмче булдың; кире какма, ташлама мине, и коткаручы Аллам!

[10] Ата-анам ташлап китсә дә, Раббы мине кабул итәчәк.

[11] Дошманнарым күп булганга күрә, юлыңны өйрәт миңа, и Раббым, туры-тигез сукмакта миңа җитәкче бул!

[12] Дучар итмә мине дошманнарым иркенә, чөнки ялган шаһитлар өере – каршымда, авызларыннан дәһшәтләр ява өстемә.

[13] Әмма өмет-ышанычым ныктыр: Раббы игелеген күрәчәкмен әле терек дөньяда!

[14] Өметеңне Раббыга багла, кыю бул, йөрәгеңне ныгыт! Өметеңне Раббыга багла!

Зәбур — Chapters