[1] И Раббым, хакым-дәгъвамны тыңла, фөрьядымны ишет, хәйләсез иреннәрем әйткән догамны кабул ит!
[2] Миңа хөкемне Үзең белеп яса, хаклы икәнемне күзләрең күрсен!
[3] Төнлә килеп, Син минем йөрәгемә текәлдең, сынап карадың да гаеп тапмадың, чөнки телем күңелдә булганны гына сөйли.
[4] Адәми затлар ни генә кылса да, телеңнән төшкән сүзләрне тоттым мин, залимнәр юлыннан читләшеп йөрдем.
[5] Адымнарым Синең юлда иде, читкә тайпылмады аяк табаннарым.
[6] И Аллаһы, ялварып дәшәмен Сиңа – мине җавапсыз калдырмассың. Колак сал һәм сүзләремне ишет!
[7] Күрсәт миңа могҗизалы мәрхәмәтеңне! Дошманнан Синдә сыену эзләүчене уң кул белән Син аралыйсың!
[8] Күз карасын саклаган күк сакла мине, канатың астына алып сакла!
[9] Яманнарның талавыннан, әйләнәмдә йөргән дошманнардан коткар мине!
[10] Аларның йөрәкләрен май баскан, сөйләгән сүзләрендә тәкәбберлек.
[11] Артымнан эзәрлекләп, алар хәзер мине камыйлар, миннән күз алмыйча җиргә бәреп егар җай эзлиләр.
[12] Корбанына ташланырга әзер торган арыслан, яшерен җирдә посып яткан яшь арыслан кебек алар.
[13] И Раббым, тор! Каршыларына төшеп егып сал аларны, кылычың белән коткар җанымны яманнардан;
[14] Үз кулың белән, Раббым, ул адәмнәрдән – өлешләре шушы дөньяда булганнардан азат ит мине! Бир аларга мул итеп Үзең хәстәрләп куйганны, кирәгеннән артык итеп балаларына бир, оныкларына да шуннан өлеш чыгар!
[15] Мин исә тәкъва булганга йөзеңне күрәчәкмен, уянып, Синең каршыңда хозурлык кичерәчәкмен.