[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
[2] И Раббым, Сиңа сыгынамын, рисвай булуыма юл куйма һичкайчан! Хаклыгың белән йолып ал мине,
[3] колагыңны куеп тыңла, тизрәк азат ит! Сыеныр урыным – Кыяташым бул минем, кереп котылачак Йортым-ныгытмам бул!
[4] Син – минем Кыям, Ныгытмам! Исемең хакына туры юлыңны күрсәт, Үз юлыңнан җитәкләп йөрт мине.
[5] Яшерен ау-тозаклардан азат ит, Син бит минем Кыям!
[6] Рух-сулышымны Синең кулга тапшырам; коткар мине, и Раббым, и тугры Аллам!
[7] Яраксыз потларга табынучыларга нәфрәт кайный миндә, бар өметем Раббыда гына!
[8] Мәрхәмәтеңә сөенермен, шатлыклар кылырмын, чөнки җанымның өзгәләнүен күреп хәлемә кердең Син;
[9] дошманнарым кулына мине тапшырмадың, аяк баскан җирләремне иркен иттең.
[10] И Раббым, кызган мине! Авыр хәлгә тарыдым, кайгы-хәсрәт бетерде күзләремне, карыным вә җаным корышып кипте.
[11] Чөнки бар хәятем, гомер елларым хәсрәт вә аһ-зар эчендә уза минем, гөнаһлардан көч-хәлләрем какшап, буын-сөякләрем уалып сыза минем.
[12] Дошманнарым да, күршеләрем дә ким-хур күрә мине, якын танышыма да мин бер карачкы кебек, урамда очратса, миннән өркеп кача.
[13] Үлеп хәтердән җуелган кеше сыман мин, онытылдым, ватык бер савытка охшап калдым.
[14] Күпләрнең гайбәт сатып йөрүләрен күрәмен, һәр тарафтан дәһшәт яныйдыр; миңа каршы хәйлә-мәкер коралар, җанымны алмак өчен сүз куешалар.
[15] Әмма минем өмет-ышанычым Синдә, Раббым! Тәкрарлыймын: «Син – минем Аллам!» – димен.
[16] Язмышым Синең кулда, эзәрлекләүче дошманнардан арала мине!
[17] Нурлы йөзеңне колыңа таба бор, мәрхәмәтең белән мине коткара күр!
[18] И Раббым, Сиңа сыенуым өчен оятка калмасам иде мин. Яман бәндәләргә булсын бар хурлыгы, үлеләр дөньясына күчеп, тавышлары шунда киселсен!
[19] Тәкъвалар турында тәкәбберлек белән мәсхәрәле сүзләр сөйли торган ялган авызларның телләре корысын!
[20] Никадәр мулдыр Синең игелегең, и Раббы! Син аны Үзеңнән курыккан, Сине хөрмәт иткән адәм угыллары өчен саклыйсың, Сиңа сыгынганнарга аны бөтен ил күзендә күрсәтергә әзер торасың.
[21] Тәкъваларны Син, кеше мәкереннән аралап, Үз хозурыңда яшереп тотасың, яман телләрдән Үз ышыгыңда саклыйсың.
[22] Раббыга мактау-шөкерләр яусын! Камалышта чагымда бер шәһәрдә Ул миңа Үзенең могҗизалы мәрхәмәтен күрсәтте.
[23] Чарасыз хәлдә мин күңелемнән әйттем: «Хозурыңнан читкә тибәрелгәнмен икән!» – дидем. Әмма ярдәмгә чакырып үтенгәндә, Син минем ялвару авазымны ишеттең.
[24] Раббыны сөегез, әй Аңа баглы бәндәләр! Үзенә тугры булганнарга – химаяче Ул, ә тәкәбберләр өчен – артыгы белән җәза бирүче!
[25] Әй сезләр, Раббыга өметләнүчеләр, кыю булыгыз, йөрәгегез нык булсын!