[1] Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе.
[2] Әй халыклар, кул чабыгыз! Шат авазлар белән Аллаһыны данлагыз!
[3] Чөнки Раббы, Аллаһы Тәгаләбез, дәһшәтледер, бөтен җир йөзенең патшасыдыр!
[4] Ул безгә халыкларны буйсындырды, аяк астыбызга кавемнәрне чүктерде,
[5] сөеклесе Ягъкубның мактанычы булган мирас җире бүләк итте безгә.
[6] Сөенечле авазлар, быргы тавышлары астында Раббы Алла биеккә ашты.
[7] Җырлагыз! Аллаһыга мәдхияләр җырлагыз! Патшабызга мәдхияләр җырлагыз!
[8] Аллаһы – бөтен җир йөзенең патшасыдыр, гүзәл җырлар җырлагыз Аңа!
[9] Аллаһы Үзенең изге тәхетендә утыра, шуннан торып халыкларга патшалык итә.
[10] Чит кавем илбашлары Ибраһим Алласының халкы белән бергә тупланыр, чөнки Аллаһыныкыдыр җир йөзенең барча калканнары. Аллаһы бар нәрсәдән өстендер!