[1] Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
[2] Исраил йорты әйтсен: «Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен.
[3] Һарун токымы әйтсен: «Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен.
[4] Раббыдан куркучы вә Аны хөрмәт итүче һәркем әйтсен: «Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен.
[5] Казалы чагымда мин Раббыны чакырдым, һәм Ул, ишетеп, мине иреккә чыгарды.
[6] Раббы – минем химаячем! Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!
[7] Раббы – минем ярдәмчем! Дошманнарыма мин өстән торып карармын.
[8] Адәм затына яки түрә-хакимнәргә өмет баглаудан Раббыга сыену хәерлерәктер.
[10] Мине күпме кавемнәр чолгап алган иде, әмма Раббы исеме белән мин аларны орып салдым.
[11] Кысрыклап, төрле яктан чолгап алган иделәр, әмма Раббы исеме белән мин аларны орып салдым.
[12] Бал кортлары кебек сырып алганнар иде, әмма күгән куагыдай тиз янып беттеләр – Раббы исеме белән мин аларны орып салдым.
[13] Мине бәреп екмакчы иде алар, әмма Раббы мине тотып калды.
[14] Минем бөтен көч-куәтем – Раббы! Ул – минем Коткаручым!
[15] Тәкъваларның чатырында җиңү вә сөенү авазлары: «Раббының уң кулы үзенең кодрәтен күрсәтә!
[16] Раббының уң кулы югары күтәрелде! Раббының уң кулы кодрәтен күрсәтә!»
[17] Үлмим, яшәячәкмен әле мин, Раббының эш-гамәлләрен сөйләп йөриячәкмен.
[18] Раббы миңа җәза бирде, ләкин үлемгә дучар итмәде.
[19] Ачыгыз миңа Аллаһы йортының тәкъвалар капкасын! Эчкә узып, мин Раббыга рәхмәтләр укырмын!
[20] Бу – Раббы капкасыдыр, тәкъвалар шуннан узып керәчәк.
[21] Мин Сиңа рәхмәтләремне яудырырмын, чөнки Син мине ишеттең, минем Коткаручым булдың.
[22] Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде.
[23] Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен бу – могҗизадыр.
[24] Раббы тудырган көн бу – шуңа шатланышыйк!
[25] И Раббы, ялварабыз: коткар безне! И Раббы, мәдәт бир безгә, үтенәбез!
[26] Раббы исеменнән килүче мөбарәктер! Без сезне Раббы өеннән торып мөбарәк кылабыз.
[27] Раббы – безнең Аллабыз, яктылык бирүчебез! Кулларыгызга хөрмә ботаклары тотып, бәйрәмдәгечә мәзбәх янына килегез!
[28] Син – минем Аллам! Мин Сиңа рәхмәтләр укырмын! Син – минем Аллам! Мин Сине биекләргә күтәрермен!
[29] Раббыга рәхмәтләр яудырыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!